Ел саен 10 апрельдә дөньяның күп илләрендә абый һәм апа көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм гаилә тантаналары чиратын тулыландыра, алар туган кешеләр арасында якын мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә.🥰
Беренче тапкыр абый Һәм апа көнен 1990-нчы еллар уртасында АКШта билгеләп үттеләр. Анда ул "National Siblings" Day исемен йөртә, тәрҗемәдә - милли абыйлар һәм апалар көне.
Күпләр өчен абый Һәм апа көне — мәхәббәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм балачагын бергә үткәргән туганыңа җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән сәбәп. Чөнки абый яки апа - шулкадәр күп истәлекләр, серләр, балачак шаярулары һәм бергә кичергән шатлыклы мизгелләр белән бәйле бердәнбер кеше бит.
Чын күңелдән матур бәйрәм — абыйлар һәм апалар көне белән котлыйбыз! Апалар, абыйлар - ул безнең туганнарыбыз гына түгел, авыр минутларда безнең таянычыбыз һәм ярдәмебез, иң тугры дусларыбыз, балачак дөньясы һәм ата-аналар йорты белән элемтәбез. Туганнарыгыз белән ешрак очрашыгыз, бер-берегезне саклагыз, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Абый-апаларыгызны, сеңлеләрегезне бүген котларга онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев