10 февраль 2025 яңалыклары
-
Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып үтте.
1 урынны Гомәровлар, 2 урынны Шакировлар, 3 урынны Шиһабиевлар, 4 урынны Хәбибрахмановлар гаиләсе яулады.
-
Бүген, 9 февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев Владивостокка эш сәфәре белән килде.
Аэропортта аны Приморье краеның «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Садретдинов, Владивостокның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Ибашев һәм Приморье краеның хөкүмәт эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Виктор Аблапов каршы алды.
-
Оет авылында яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызын юбилее белән котлыйбыз.
Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызы 1930 елның 10 февралендә Саба районы Сатыш авылында уртача хәлдәге гаиләдә дөньяга килә.
-
Шәмәрдәндә гомер итүче Филиппова Гөлбану Гайфи кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Филиппова Гөлбану Гәйфи кызы 1930 елның 10 нчы февралендә Кукмара районы, Киндер Күл авылында туа.
-
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Дулкын” радиосы яңа бәйге игълан итә.
“Кадерле кешем” дип аталган шигъри бәйгедә һәммәгез дә катнаша аласыз.
-
До 2 800 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату до 2 800 000 рублей.