Оет авылында яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызын юбилее белән котлыйбыз.
Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызы 1930 елның 10 февралендә Саба районы Сатыш авылында уртача хәлдәге гаиләдә дөньяга килә.
Оет авылында яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызын юбилее белән котлыйбыз.
Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызы 1930 елның 10 февралендә Саба районы Сатыш авылында уртача хәлдәге гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Шәфигулла әнисе Бәдерниса колхозда төрле эштә эшләгәннәр. Алар гаиләдә барлыгы 7 бала булганнар. Балачакта ук ачлык-ялангачлыкны татый, әнисенә ияреп басуга урак урырга, чүп утарга йөри.
Ул вакытта хатын – кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар. - Сугыш вакытында ашарга ризык юк иде диярлек, болыннардан -бакчалардан җыеп алабута, атлык, кузгалак, кычытканнар ашый идек, - дип искә ала Фәйрүзә апа, без яшь идек, әниләргә авыр булды, -ди. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Фәйрүзә апа мәктәптә 7 сыйныф укый. 14 яшеннән тегү әртилендә эшли башлый, анда 7 ел эшләгәч пекарняга эшкә керә.
1955 елда Оет авылы егете Мехәммәтнурга кияүгә чыккан. Мехәммәтнур абый 1987 елда вафат була. Фәйрүзә апа 6 бала таба, 3 баласы исән-сау, 6 оныгы,5 оныкчыгы бар.
“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Фәйрүзә апа Оет авылында улы Галинур тәрбиясендә яши. Ул Оет авылының абруйлы абыстае. Дөньялар тыныч булсын, бар кешегә дә саулык-сәламәтлек телим, исән-имин яшәсеннәр “- дип дога кыла Фәйрүзә апа.Хөрмәтле Фәйрүзә апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, тынычлыкта яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, оныклар-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар.
Туган көнегез-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибезОлы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шыңар авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев