Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә гомер итүче Филиппова Гөлбану Гайфи кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

Филиппова Гөлбану Гәйфи кызы 1930 елның 10 нчы февралендә Кукмара районы, Киндер Күл авылында туа.

Шәмәрдәндә гомер итүче Филиппова Гөлбану Гайфи кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Филиппова Гөлбану Гәйфи кызы 1930 елның 10 нчы февралендә Кукмара районы, Киндер Күл авылында туа. Мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлый һәм 1947 нче елда Ядегәр әртиленә кассир булып эшкә урнаша. 1950-1957 нче елларда Авторотада кассир булып эшли. Аннан соң Шәмәрдән ит комбинатында лаеклы ялга чыкканчы хезмәтен дәвам итә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Тормыш иптәше белән 40 елдан артык парлы гомер кичерәләр, 1 ул 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.
 Бүгенге көндә улы гаиләсендә гомер кичерә. 6 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
                                        Хөрмәтле Гөлбану апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыкларыгызга куанып,һәр туган таңга сөенеп яшәгез.
  
 Туган көнегез килеп ишек каккач,
Еллар үтә диеп уфтанмагыз.
Күңелегездә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмәгез.
     Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
    Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев