5 октябрь 2018 яңалыклары
-
Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган
Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.
-
Демография көзгесендә ниләр күренә?
Пенсия дефолтының төп сәбәбе итеп күрсәтелгән демографик упкын Россиядә яңадан йөз меңләгән кешене үз чоңгылына суыра башлады. Югары җитәкчелек Кремль лидеры авызы белән бүгенге кырылышның төп сәбәбе итеп Бөек Ватан сугышын, гаеплесе итеп мәлгунь Гитлерны атады. Чынлап та, дәһшәтле сугыш елларында 4 ел буена сабыйлар тумыйча тору, бәлки, бүген шулай кайтаваз бирәдер?
-
"Улым үлгәндә дә, әни җан биргәндә дә йөрәгем шартлап ярыла дип тордым"
Төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә. Берәр өйнең морҗасы ишелгәнен, бер кешенең бура бураганын, кое казыганын, нәрсәгәдер утырып авылдан чыгып киткәнен, бакча-җир сөргәнен, казыганын күрсәм, шуңа үлем киләсен көт тә тор инде.
-
Телеңне йотарлык үрдәк бәлеше
Рецепт.
-
Бәйрәм белән! Укытучылар көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
-
Сирәк чирдән интегүче Марат Юнысов: "Кимсенеп яшәмим, могҗизага да ышанмыйм"
Татарстанның Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысов сирәк чирдән интегә. Әмма ул үзен авыруга санамый, тулы тормыш белән яши. Ялгызы ике бала үстерә, авылдашларына ярдәм итә.
-
Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова Айваз Садыровка каршы: татарча хаталы язу наданлык түгел!
Алып баручы Айваз Садыйров Инстаграмда татарча дөрес язмаучы җырчыларны гаепләп чыкты. "Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, 80нче еллар белән чагыштырганда, хәзер наданнар күп, дигән иде. Килешмичә булмый шикелле”, дип язган ул. Моңа җавап итеп, җырчы Фирдус Тямаев Айваз Садыровны яшьләрне “надан”га чыгарып калдыруда гаепләде. Кемнәрнең Инстаграмы татарча, кемнәрнеке хаталы татарча? Социаль челтәрләрдә татарча хаталы язуның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин? "Татар-информ" хәбәрчесе шуны ачыклады.
-
Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана
300 гектар мәйданда 1,3 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
-
Аңламассың бу авылны, билләhи!
Гомер буе авыл дип җан авыртты. Кечкенә генә төзелеш-яңарыш өчен дә сөендем, киресе өчен, авыл бетмәгәе дип куркып, көендем дигәндәй... Авылдан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым. Беләм, минем кебекләр авылда хәйран. Әмма соңгы вакытта күңелдә нәрсәдер өзелгәндәй булды.