Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәйрәм белән! Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. 

   Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Саба районы мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам калабыз.

   Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

 

Фото: http://дши2.рф/news.php?newsid=48

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев