Демография көзгесендә ниләр күренә?
Пенсия дефолтының төп сәбәбе итеп күрсәтелгән демографик упкын Россиядә яңадан йөз меңләгән кешене үз чоңгылына суыра башлады. Югары җитәкчелек Кремль лидеры авызы белән бүгенге кырылышның төп сәбәбе итеп Бөек Ватан сугышын, гаеплесе итеп мәлгунь Гитлерны атады. Чынлап та, дәһшәтле сугыш елларында 4 ел буена сабыйлар тумыйча тору, бәлки, бүген шулай кайтаваз бирәдер?
Быелның җиде аенда Россия 170 мең 500 кешесен югалтып өлгергән. Туу коэффициенты кимегән: 2017 елның шул чорында 1000 кешегә 11,4 бала туган булса, бүген бу сан – 10,9 гына. Үлем коэффициенты киресенчә үскән: 12,7дән 12,9 га кадәр күтәрелгән. Үлүчеләр саны артканда, гомер озынлыгы ничек үсәдер, ул кадәресен ачыклау – кыен эш, рәсми даирәләр безгә илдә гомер озынлыгы үргә таба менә дип ышандыралар. Ул кадәресен артык төпченми генә, без Россиядәге кырылыш яссылыгында, шул ук Бөек Ватан сугышында катнашкан кайбер башка халыкларда туу-үлем нисбәте белән кызыксынырга булдык. Россия белән бер үк икътисади-социаль кырда гомер кичергән Татарстанны карыйк. Гаҗәп: бездә туу коэффициенты Россиядәгедән дә түбән – 9,078 генә. Әмма бездә халык саны кимеми әлегә, чөнки үлем коэффициенты тагын да түбәнрәк – 8,745. Коэффициентларың мондый сөенечле аермасы бездә халык санының акрын гына үсешен тәэмин итә.
Хәзер инде саннарны кайчандыр бер ил булып яшәгән, бергә сугыш авырлыгын күтәргән, бүген аерым дәүләт булып яшәү бәхетенә ирешкән халыклар күрсәткечләре белән чагыштырыйк. Элекке СССРның Европа өлешендә яшәүче халыклар, Россияне дә узып, кырылыш марафонына чыккан. Украина, әйтик, 1992 елдан бирле халык саны үсешенең ни икәнен белми. Үлем дәрәҗәсе ягыннан дөньяда дүртенче (димәк, ачлыктан интегүче һәм даими сугыш шартларында яшәүче Африка илләрен дә узып киткән), Европада өченче урында торган бу ил быел да 116 меңнән артык кешесен югалтып өлгерде инде. Украиннар мең кешегә 14,4 үлем тизлеге белән юкка чыгуга таба юнәлгәннәр. Элекке совет тотрыклылыгын саклап калуы белән мактанган Белоруссия дә зур тизлектә демографик упкынга сикереп маташа.
Хәл Урта Азиянең мөселман халыкларында гына уңай якка үзгәрә. 18 миллионнан аз гына артыграк кеше яшәгән Казахстан бер елга уртача 240 мең кеше тирәсе тизлек белән арта. Артмый хәл юк, чөнки казахларда туу коэффициенты мең кешегә – 21,42, ә үлем коэффициенты – 7,59 гына. Казахстаннан 2017 елда 132 мең 750 кеше киткән, 132 мең 927 кеше килгән. Бу өлкәдә дә үлчәү тәлинкәсе тигез диярлек, килүчеләр саны аз гына артык. Димәк, Казахстанга Гитлер зәхмәте зыян сала алмаган. Игътибар итик: Россиягә быелның 6 аенда Казахстаннан 37 мең 905 кеше килгән, 22 мең 700 кеше киткән. Димәк, казах мөһаҗирләренең бик азы гына Россиягә юл тота.
Үзбәкстан туу коэффициенты буенча төньяк күршеләреннән байтакка калыша. Бу сан аларда – мең кешегә 16,9 гына. Әмма үзбәкләр дөнья белән саубуллашырга бик ашыкмыйлар, гомуми үлем коэффициенты – мең кешегә 5,3 кенә. Аңлашыла торгандыр инде: үзбәк халкына юкка чыгу куркынычы янамый. Гомумән, статистик таблицаның башында торган үзбәк халкы кимүнең ни икәнен белми. Карагыз: 1950 елда бу республикада 6 миллион 314 мең кеше яшәсә, бүген 32 миллионнан артыграк. Безгә Россияне үзбәкләр басып ала кебек тоелса да, быелның 6 аенда аннан бирегә 32 мең 211 кеше килгән, 27 мең 983 кеше киткән.
Кыргызстанда кеше саны 1994 елда бары тик бер тапкыр кимеп алган. Калган елларда тотрыклы үсеш күренә, чөнки туу коэффициенты 2014 елда 27,7 булган, хәзер аз гына кимегән. Әзәрбайҗанда да туучылар саны үлүчеләрне күпкә узып китә. Бер көнгә уртача 265 бала туса, үлүчеләрнең уртача саны – 87. Еллык үсешне беләсегез килсә, саннар аермасын калькуляторда 365 кә тапкырлагыз. Таҗикстан хисаплагычы да уңай саннар күрсәтә. Быел анда 210 мең 24 бала туган, 38 мең 568 кеше үлгән. Төрекмәнстанда халык саны 1950 елдан хәзерге көнгә кадәр 4,19 тапкыр арткан. Бу халык бүген дә үсештә.
Интернеттагы мәгълүмат кырында Россиядә 2010 елда 146 миллион түгел, 89 миллион гына кеше яшәде дигән (80 миллионнан кимрәк дип әйтүчеләр дә бар) сүзләр дә табарга була. Ул сүзләрнең хаклыгын раслау мөмкин түгел диярлек. Әмма илнең читкә елдан-ел күбрәк ашлык сатуын искә алсак, ипи ашаучы авызлар саны бик күп түгел, ахырысы, дигән шик туа. Сыерларның баш саны да бит хәзер илдә Бөек Ватан сугышы чоры белән чагыштырганда берничә тапкыр ким, әмма сөт кытлыгыннан интекмибез. Моны кеп-кечкенә Белоруссиянең безне сөт яңгырында коендыруы белән аңлаталар аңлатуын, әмма Лукашенко да 146 миллион кешегә җитәрлек сөт сава алмый торгандыр дип аңлыйк. Әмма рәсми саннар гына да илнең эреп юкка чыга баруын күрсәтә. Туучылар азлыгын төрлечә акласак та, үлүчеләр санының Урта Азия дәүләтләреннән күпкә ашып китүе шикле сораулар тудыра. Без әллә бик үк дөрес яшәмибезме?
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1871
(“Ватаным Татарстан”, /№ 143, 05.10.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев