3 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Шәмәрдәндә гомер итүче Фәсхетдинова Рәйсә Әсхәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Алдагы гомер елларыгызны шулай ук сау-сәламәт булып, балалар, оныклар белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә.
-
Өтернәс авылында яшәүче Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.
Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын.
-
Шәмәрдәндә яшәүче Алчинбаева Рәйсә Гыйният кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.