Өтернәс авылында яшәүче Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.
Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын.
Өтернәс авылында яшәүче Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.
Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызы, 1935 нче елның 03 нче ноябрендә Саба районы Эзмә авылында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Ханузәгә 3 яшь булганда әтисе Әтмәтхан абый үлеп китә. Әниләре эштә булган ике кыз баланы әбиләре тәрбияли. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, үзләренең тырышлыгы аркасында, башка әтиле гаиләләрдән ким-хур булып яшәмиләр, мохтаҗлык күрмиләр. Кызлар да кечкенәдән үк урманнан җиләк-җимеш, чикләвек җыеп саталар, шул рәвешчә әниләренә булышалар.
Туган авылы Эзмә мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укып, 7 еллык мәктәпне Саба районының күрше Шекше авылында укып белем ала.
7 нче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшьлек кыз бала Кукмарада урнашкан итек фабрикасына барып эшкә урнаша. 1949 нчы елдан 1958 нче елга кадәр 9 ел әлеге фабриканың иң авыр цехларында эшли.
1958 елда туган авылы Эзмәгә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы Киров (хәзерге ООО “Игенче”) исемендәге колхозда эшли. Хануза апа лаеклы ялга чыккач та, колхозда эшләвен дәвам итә.
1959 елда Хануза апа Саба райоы Өтернәс авылы егете Габдулхаков Фәрит Габдулхак улына кияүгә чыга. Фәрит абый белән 5 бала: 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Биш бала да укып, белем алып, гаилә коралар. Бүгенгесе көндә Хануза апаның 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ә үзе әле дә Өтернәс авылында, ире Фәрит абый белән төзегән йортта гомер итә, балалары көндәлек килеп, ярдәм итеп тәрбиялиләр.
Габделхакова Хануза Әхмәтхан кызы “Ана даны”, “Хезмәт ветераны” медальләре һәм бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Хөрмәтле Хануза апа!
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет,шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә ,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек –ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Хөрмәтле Хануза апа !
Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегез белән котлыйбыз. Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын. Тормышта балалар, онык-оныкчыклар игелеге күреп, борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Эзмә авыл җирлеге, районның социаль яклау идарәсе, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев