Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Алчинбаева Рәйсә Гыйният кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.

Шәмәрдәндә яшәүче Алчинбаева Рәйсә Гыйният кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Алчинбаева Рәйсә Гыйният кызы 1935 нче елның 3 ноябрендә Саратов өлкәсендә күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында әти-әниләре  Төрекмәнстанга күченәләр. Рәйсә Гыйният кызы шунда үсә, мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия институтының физика-математика факультетына  читтән торып укырга керә. Һәм  беррәттән  башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирә. Югары белем алгач тормышка чыга, улы туа. Төрле уку йортларында   математика укытучы булып, 60 яшенә кадәр эшли. 2000 нче елда Шәмәрдәнгә күчеп яши башлый. 2 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Буш вакытларында сканвордлар, судокулар чишәргә ярата, хуҗалык  эшләрендә булыша. Ул һәрвакыт, без хәзер яхшы яшибез, үләсе дә килми, -дип әйтергә ярата.
                                           Хөрмәтле Рәйсә апа! 
 Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
          Сәламәтлек ташламасын сезне
      Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
     Яшәү яме, дөнья иминлеге
     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
         Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
     Изгелекләр булып кайтсыннар
     Туар таңнар алып килсен сезгә
     Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар
           Көннәрегез матур, имин, якты булсын. Муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын
    Алдагы гомер елларыгызны  күңел тынычлыгы белән кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын. 
         
  Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге, районның социаль яклау идарәсе, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев