1 март 2023 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар һәм остазлар елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирәчәкбез
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Тантана социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшыру вакытында узды. Бу йортта Казанның педагогик хезмәткәрләренә дә фатирлар бирелде.
-
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне!
Күп еллар дәвамында Татарстан Россиянең барлык төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап килә.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә ирләр командалары арасында волейбол буенча турнир
Иске Икшермә авыл җирлегендә ирләр командалары арасында 4 февраль көнне волейбол ярышлары узды.Ярышта барлыгы 4 команда катнашты.
-
«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге остазларының l җыены
27-28 февральдә Казанда Татарстан Республикасының «беренчеләр хәрәкәте» РДП төбәк бүлеге остазларының l слеты узды. Казанда бөтен республикадан 300дән артык остаз җыелды.
-
Саба районында 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырылды
Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырды.Башкарма комитет бинасының кече залында үткән тантанага «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар 4 айлык, хәтта 3 яшьлек сабый балалары белән килгән иде.