Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар һәм остазлар елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирәчәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Тантана социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшыру вакытында узды. Бу йортта Казанның педагогик хезмәткәрләренә дә фатирлар бирелде.

Цифрлаштыру елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирелгән иде инде, дип искәртте республика җитәкчесе. «Бу инде икенче транш. Укытучылар һәм остазлар елында без уку елы ахырына кадәр 12 мең ноутбук бирәчәкбез. Тагын 12 мең компьютерны укытучылар киләсе уку елы башында алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Педагоглар исеменнән җавап сүзе белән Казанның 187нче лицееның математика һәм информатика укытучысы Камил Абдулвахобов чыгыш ясады. «Цифрлы трансформация чорында шәхси компьютерлар кирәкле эш инструментына әверелә, аның ярдәмендә без, укучылар уку материалларын кызыклы формада кабул итсен өчен, дәресләрне интерактив форматта оештыра алабыз», – диде ул.

Абдулвахобов сүзләренчә, хәзерге заман таләпләре педагоглардан төрле компетенцияләрне үстерүне һәм төрле өлкәләрдә квалификация күтәрүне таләп итә. Мәсәлән, укытучылар командада, шулай ук зур мәгълүматлар белән эшли белергә, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш.

Татарстанда «Киләчәк – Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе буенча 2010-2018 елларда 91 878 ноутбук сатып алынган, аларның гомуми суммасы 1,6 миллиард сумнан артып киткән. Узган ел педагогларга эшләү өчен 480 миллион сумга 12 мең ноутбук тапшырылган. Ә быел компьютерларны 382,5 миллион сумга сатып алачаклар. Финанслау чыганагы - бюджеттан тыш акча.

Казанда М-14 микрорайонында Алексей Казем-Бек урамы, 8нче йорт адресы буенча 255 фатирлы йорт тапшырылуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев