Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырылды

Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырды.Башкарма комитет бинасының кече залында үткән тантанага «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар 4 айлык, хәтта 3 яшьлек сабый балалары белән килгән иде.

Быелгы дәүләт ярдәме аеруча күп гаиләне колачлавы белән игътибарга лаеклы. Ягъни сабалылар зур шәһәр – казанлыларга бирелгән кадәр санда сертификат алган. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Бездә 9 яшь гаилә чиратта тора иде. Сигезе шушы программага кереп, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек алды. Программага төрлегез-төрле субсидия белән керде. Субсидия гаиләдәге кеше санына карап, һәрберсенә бүленеп бирелә. Субсидия күләме күпмедер артты, Россия хөкүмәте дә үз өлешен кертте. Акча йә фатир яки төзелешкә бирелә, ләкин төзү быел тәмамланырга тиеш. Без үзебездән торганын эшләдек. Хәзер сертифатларны таратабыз. Банкта счетлар ачып, эшне дәвам итү сезнең карамакта»,– дип аңлатты Расих Закирҗанов.

Субсидия суммалары 3 кешелек гаиләгә 1515000 сум, 4 кеше булса – 2102 000 сум, 5 кешелек гаиләгә 2627000 сум тәшкил итә.

Кешедән йорт сатып алганда, җир яшь гаиләнең үз хисабына рәсмиләштерелә. Сертификатка ия булучылар арасында төрле тармак хезмәткәрләре бар.

Олы Арташ яшәүче, өч бала үстерүче Гөлгенә һәм Раил Сафиуллиннар субсидияне нәкъ шушы максатка тотарга планлаштыралар. «Зур ярдәм безнең өчен субсидия алу. Авылда яшәп калырга булдык. Хәзергә иремнең әти-әнисе белән яшибез. Йортны да Олы Арташта салырга уйлыйбыз. Балаларыбызны бакчага биреп, авыл мәктәбендә татарча укытып үстерәсе иде», – ди Гөлгенә.

Субсидия Саба гимназиясе укытучылары, кыз белән ул үстерүче Энҗе һәм Алмаз Әхтәмовлар өчен дә күктән төшкән бәхет булачак. Алар инде яшиячәк йортларын түбә астына керткән булган. Хәзер эшләп бетерергә кала. «Республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Балаларыбызны тигезлектә үстереп, яңа йортта куанып яшәргә язсын»,– диләр алар.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев