Кычыткан – кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кырлы, яфраклары кебек үк, каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара-каршы торышлы, йомырка-ланцетсыман, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 8 см га кадәр, пычкы читле.