Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ир-атлар макияж ясатырга теләрме? Гөлназ Сәфәрова аларны ТНВда күрсәтмәкче [фото, видео]

18 май “Тәти lounge” ресторанында узган презентациядә «Татар радиосы”, “ТМТВ” каналы алып баручысы Гөлназ Сәфәрова яңа проектының язмышы турында сөйләде. “Мин” тапшыруы беренче тапкыр быел 8 мартта “Яңа гасыр” телеканалында эфирга чыкты. Барлыгы 10 чыгарылыш дөнья күрде.

Тапшыруның төп максатларын Гөлназ берничә дип саный. Беренчесе – хатын-кызның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртү. Моның өчен проектның үз стилисты, визажисты, чәчтарашы һәм психотерапевты бар.

Тагын бер максат – татар теленең камиллелеген күрсәтү. Бу хакта Гөлназ Сәфәрова болай ди: “Без татар телендә заманча, яшьләрчә аралаша алабыз. Шул рәвешле яшьләрне үзебезгә тартып, татар телен өйрәнүне дә җәелдерәбез. Тапшыруыбыз бары тик татар телендә бара: катнашучылар да, оештыручылар да татарча сөйләшә”.

“Кәкре аяк модада”
Гөлназ Сәфәрова катнашучыларның холкы төрле булуын да ассызыклады. “Кимим!” дип карышучыларның күңелен күтәрер өчен төрле юллар эзлиләр. Мәсәлән, аякларыннан оялса, “кәкре аяк модада” дип кәефен күтәрәләр. Гөлназ өчен иң мөһиме – катнашучының үзгәрүе дәвамлы булуы. Тапшырудан соң да үзен үстерергә ашкынса, димәк файдасы тигән.

Киләчәктә хатын-кызлардан кала, ир-егетләрне дә чакырырга планлаштыралар. Иң төп таләп: 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала. Гөлназ бик күп хатлар килгәнен әйтеп үтте. Кайбер әниләр кызларын җибәрергә теләп тә яза икән.

Катнашучы киемсез кайтып китә
Тапшыруда төшү бушлай, ләкин катнашучыларга киемнәрне алып кайтырга ярамый. Моны Гөлназ Сәфәрова спонсорлар булмавы белән аңлата. Киләчәккә планнары зурдан, ә әлегә исә катнашучыларны төрле сертификатлар белән сөендерәләр.

 

“Мин” ул кем?
Психотерапевт Рамил Гарифуллин хатын-кызлар психологиясе турында сөйләп үтте. Үзенең “мин”ен саклап калган хатын-кыз гына алиһә була ала дип саный ул. Бу “мин”гә – хатын, ана роле керми, ә иң беренче булып туган “мин” роле керә. Шуңа күрә бу проектның уңай ягы хатын-кызларның үз-үзен табарга булышуы.

Реклама

“Без тәнкыйтьне туры бәреп әйтәбез”
Әгәр тәнкыйть булмаса, тапшыруның алга китеше дә булмас иде. Гөлназ үзе дә шулай ди. “Татарларга хас булмаган әйбер – тәнкыйтьне туры бәреп әйтү бар бездә. Ләкин мин аны начар ният белән әйтмим. Тәнкыйтьне миңа да әйтәләр инде аны. Тик мин белгечләрнекен генә исәпкә алам. Ә социаль челтәрдәге төрле кешеләрнең язган тискәре фикерләрен укып шаккаттам. Шуңа күрә бу тапшыруны без матурлыкны күрә белеп, үзгәрер өчен башлап җибәрдек”.

 

 

 

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев