Нәрсә ул ятимлек? Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озаткан ата-ана да, әти-әнисез калган бала да, бушап калган йорт та ятим була... Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим... Без үскәндә ишек алдында бер бөртек үлән дә булмый торган иде. Хәзер, әнә, бар җирне әрем, кычыткан басып алган.