Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Югалту: Ризван Хәмид вафат (ХУШЛАШУ УРЫНЫ ҺӘМ ВАКЫТЫ)

Бүген иртән күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә -18 сентябрьдә драматург яшәгән йорт ишегалдында, Казан, Татарстан урамы, 18 нче йорт адресы буенча 11 сәгать 30 минутта башлана.
Ризван Хәмид Киндери татар зияратында җирләнәчәк.
Белешмә өчен. Ризван Хәмид, тулы исеме Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин - татар драматургы, язучы.
Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туган[1]. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Октябрьский шәһәрендәге «Нефтеавтоматика» заводына күчеп, слесарь булып эшли башлый. 1962 елда Уфага барып, түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында елга якын слесарь булып эшләгәннән соң, югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогика институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегендә укый башлый. Бер елдан, хәрби хезмәткә чакырылуы сәбәпле, аңа укуын вакытлыча өзеп торырга туры килә. Институтны 1971 елда гына тәмамлый. Шул ук елда «Чаян» журналына эшкә чакыралар, анда башта фельетонист, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли.
Ризван Хәмид - җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыга. Аның беренче җитди әсәре - «Синең урынына кайттым...» драмасы 1977 елда языла, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, 1981 елны Әлмәт дәүләт драма театрында куела, һәм, Мәскәүдә русчага тәрҗемә ителеп, берничә рус драма театрларында сәхнәләштерелә. «Иске йорт кешеләре», «Каен җиле», «Кайтыр идем», «Китәм инде...», «Озын юлның тузаны» һ.б. әсәрләре илебезнең төрле театрларында куела.
Драматург юмористик хикәяләр һәм балалар өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре авторы буларак та билгеле. Авторның беренче пьесалар җыентыгы («Кайтыр идем...») 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.
Ризван Хәмид шулай ук Гариф Ахунов белән берлектә «Тукай» фильмның сценариен яза.

---
Татарстан Язучылар берлеге

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев