Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елда бюджет өлкәсендәге минималь хезмәт хакы күләмен арттыру 26 миллиард сумга төшә

Бюджет чыгымнарының өчтән бере иминиятләштерү түләүләре һәм физик затлардан алынган салым рәвешендә кире кайтарылачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елда бюджет өлкәсендәге хезмәт хакының минималь күләмен арттыру өчен гомуми чыгым 26,2 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта дүшәмбе хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе утырышында хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Хезмәт министрлыгының канун проекты 2018 елның 1 гыйнварына хезмәт хакының минималь күләмен 9,485 мең сумга (2017 елның II кварталы өчен яшәү минимумының 85 проценты) җиткерергә уйлый. Ә 2019 елның гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерү ниятләнә.

"Киләсе елда бюджет өлкәсендәге хезмәт хакының минималь күләмен арттыру өчен гомуми чыгым 26,2 миллиард сумны, шул исәптән федераль бюджеттан - 7,2 миллиард сум, 2019 елда - 43,9 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 12 миллиард сум тәшкил итәчәк", - дип белдергән Ельцова.

Реклама

"Икътисад өлкәсеннән өстәмә ихтыяҗ 2018 елда - 17,1 миллиардка, 2019 елда 28,8 миллиард сумга төшәчәк", - дип өстәгән ул.

Министр урынбасары белдерүенчә, бюджет чыгымнарының өчтән бере иминиятләштерү түләүләре һәм физик затлардан алынган салым рәвешендә кире кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев