18 апрель 2018 яңалыклары
-
Аз акчага күп эшлә. Күтәрәмгә калган татар журналистикасын ничек коткарырга?
”Алар үсешнең кайсыдыр бер мизгелендә наив рәвештә үзләрен дүртенче хакимият дип санадылар. Һаман әйтә килдем: бернинди дүртенче хакимият юк, без барыбыз да – бер көймәдә”. Татарстан Дәүләт Советында Татарстан медиасы язмышы турында фикер алышканда, Качалов театры директоры Александр Славутский әнә шулай диде. Медианың көчәеп китүе дә өркетә, хәлсезләнеп егылуы да файдага түгел. Журналистлар исә 10 ел элек нинди хезмәт хакы алган, хәзер дә шул чамага эшләвен дәвам иттерә.
-
Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары. (Район этабы).
Кичә, 17 апрель көнне Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары узды. (Район этабы).
-
Лесхоз картлар йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты эшчәнлеге һәм интернатта торучыларны (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) күздә тотып, әлеге объект махсус контроль астында тора.
-
САБАДА КАЙСЫ ФӘННӘРНЕ САЙЛАГАННАР?
Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары бирер көннәре якынлаша. Быел районда гомуми урта белем бирү мәктәпләрен 130 укучы (чагыштыру өчен: 2015 елда – 216) тәмамлый.
-
Сынмадык, сыгылмадык (гыйбрәт)
Быел 10 мартта миңа 95 яшь тулды. Бу көнне котлау сүзләрен бик күп ишеттем. Әмма дә ләкин ил башлыгы Владимир Путиннан котлау телеграммасы алуымны соңгы сулышымача онытасым юк. Мин – укытучылар гаиләсеннән. Энем Илдус, сеңелләрем Мәдинә, Ясминә, Флюра – укытучылар. Әтиебез Кәримҗан Әшрәфҗанов-Фазлуллин да Әрә-Тугай авылында башлангыч мәктәп мөдире һәм бер үк вакытта укытучы да иде.
-
ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә
Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.
-
Безне Ходай гына аера ала (Язмыш)
Апаста гомер итүче Ләлә һәм Илдар Ногмановлар гаиләсе моннан җиде ел элек килгән кайгыны беркемгә дә сиздермичә яшиләр. Шушы вакыт эчендә ярату да, бер-берсенә булган хөрмәт тә сынала. Икесе дә Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән алар. Бер сыйныфта укыганнар. Мәхәббәт хисе дә мәктәптә борынлый.
-
Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана
Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
К ЧМ-2018 в Казани запустят транспортный гид болельщика
«Футбольный навигатор» поможет болельщикам построить маршрут от аэропорта или вокзала до стадиона и фан-зоны.
-
Укучы пычак белән укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән
Башкортстанда Стәрлетамак шәһәрендә тугызынчы сыйныф укучысы 1нче мәктәпкә килеп кергән. Пычак белән кешеләрне яралаган, аннан сыйныфка ут төрткән. Бу турыда ufa1.ru хәбәр итте
-
Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?
Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?