Саба ТВ

Укучы пычак белән укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән

Башкортстанда Стәрлетамак шәһәрендә тугызынчы сыйныф укучысы 1нче мәктәпкә килеп кергән. Пычак белән кешеләрне яралаган, аннан сыйныфка ут төрткән. Бу турыда ufa1.ru хәбәр итте

 

"Татар-информ" язуынча, бу егет дәрескә кермәгән, коридорда утырып торган. Укытучы аны сыйныфка алып кергән. Шунда бу егет сыйныфташының кулын пычак белән яралаган. Аннан укытучыга ташланган.
 
 
Паника башлангач, сыйныфка бензин сибеп, ут төрткән.
 
Шуннан бу егет үзенә-үзе кул салырга тырышып караган.
 
 
Хәзерге вакытта укучылар эвакуацияләнгән. Урында табиблар, янгын сүндерүчеләр, полиция эшли.
 
 
 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: