Саба ТВ

Сынмадык, сыгылмадык (гыйбрәт)

Быел 10 мартта миңа 95 яшь тулды. Бу көнне котлау сүзләрен бик күп ишеттем. Әмма дә ләкин ил башлыгы Владимир Путиннан котлау телеграммасы алуымны соңгы сулышымача онытасым юк. Мин – укытучылар гаи­лә­сен­нән. Энем Илдус, се­ңел­ләрем Мәдинә, Ясминә, Флюра – укытучылар. Әтие­без Кә­римҗан Әшрәфҗа­нов-Фаз­луллин да Әрә-Тугай авылында башлангыч мәк­тәп мөдире һәм бер үк вакытта укытучы да иде.

 

Алабуга педагогия училищесын тәмамлагач, мине Норлат районындагы Олы Ачасыр мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрделәр. 1940-1941 уку елын тыныч кына укытып чыктык. Әмма безнең кебек яшь кызларны да фронтка җибәрә башладылар. Ми­ңа да Норлат хәр­би комиссариатыннан фронт­ка китәргә дигән хә­бәр килде. Мәктәптә укыту эшен ташлап, өйләре­безгә юл кирәк-ярак­лары алып килергә кайтып киттек. Билгеле, әти-әни, туганнар өчен бу авыр хәбәр иде. Алар юлга хәзерләп, аз­мы-күпме ик­мәк киптереп, әти колхоздан ат алып, мине Ачасырдагы фатирым хуҗа­сы Хә­тимә Гайнуллиналарга китереп куйды. Көтмәгәндә-уй­ла­ма­ганда, бер көнне безне фронт­ка алмаска дигән хәбәр китерделәр, укытучылык эшен дәвам итәргә рөх­сәт бирделәр. 1942 елның 14 августында район мәгариф бүлеге мине Күгеш авылы мәктәбенә татар теле укытучысы һәм завуч итеп күчер­де. Бу елларда анда мәктәп директоры булып Ибраһим абый Әмирханов эшли иде. Аны 1943 елның 9 апрелендә сугышка алып киттеләр, район мәгариф бүлеге аның урынына мине билгеләде.


Мәктәбебез ике сменада эшләде. Колхоз идарәсе рәи­се Шәңгәрәй абый янына барып, ул мәрхүм инде, укучыларга кайнар аш пе­ше­рәсе иде дип, бәрәңге сорадык. Шәмсенур апа тозсыз бәрәңге шулпасы пешерде. Укучы балалар, ата-аналар шуңа бик канәгать, риза булдылар. Чөнки гаи­ләләрдә төрле үлән ашы, черек бәрәңгедән “матык” кына пешерәләр иде. Икмәк, тоз, шикәр һәм башка азык-төлек турында уйлаган да булмады.


Мәктәптә укыту эше бе­лән бергә, дәресләр тәмам­лан­гач, йортлар буенча йө­реп, фронтка җылы кием­нәр, танк, самолетлар тө­зү өчен акча җыю, авыл ке­шеләренә сугыш барышын аңлатып тору, төннәрен колхоз кырында, склад янын­да эшләп, фронтка икмәк хәзер­ләүдә катнашу да безгә – укытучыларга йөкләнгән иде.


Сугыш елларында без мәктәбебездә барыбыз да бердәм булып, бик тырышып эшләдек, укуларның өзелүе­нә юл куймадык. Район мәга­риф бүлеге миңа рәхмәт белдерде. Рәхмәт хаты әле бүген дә мәктәп музеенда саклана.


...Шулай бер көнне мин бер сыйныфта ата-аналар киңәшмәсе үткәреп алуны планлаштырган идем. Шул ук көнне кичен авыл клубында күңел ачу (бездә аны “вечер” дип йөртәләр) бил­ге­ләнгән икән. Икеләнеп тормастан, тальян гармунымны кыстырып, клубка ашыктым. Кул чабып каршыладылар, соңын­нан рәхмәт әйтеп озаттылар. Шундый афәтле елларда да ял ки­чәләрен үткәрүгә мин беркайчан да каршы килми, авылыбызның тол хатыннарын, картларны-карчыклар­ны, төрле сәбәпләр белән сугышка алынмый калган ир-атларны бик азга гына булса да кайгы-сагышлар­дан бушанып торырга, ял иттереп алырга тырыша идем. Укучыларга гап-гади бер дәрес бирүче генә булып калу турындагы уйлар минем башыма да килми иде. Укучылар күңелендә эз калдырырлык дәресләр бирү өстенә ничак­лы иҗтимагый эшләр башкарырга, лекция-докладлар, әңгәмәләр, фикер алышулар үткәрергә, нихәтле концерт-спектакль­ләр куярга туры килә иде безгә!


Туган авылым Әрә-Ту­гайның тарихы еракларга барып тоташа. Аның күре­некле шәхесләре арасында ярты гасырдан артык гомерен аң-белем бирүгә багышлаган орденлы педагог, җәмәгать эшлеклесе – әтием Кәримҗан Әшрәф­җанов-Фазлуллин да бар. Авылдаш­лары аны бүген дә хөрмәт­ләп искә алалар. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында каты яраланып, авыл­га 1918 елда гына әйләнеп кайта. 30 яше дә тулырга өл­гермәгән әтиебез­не мәга­риф органы җитәкче­ләре һәр­даим күз уңында тоталар. 1928 елда, ягъни миңа 5 яшь булганда ул Чуашстанның Кар­мыш авылына укытучы итеп билгеләнә. Биредә җи­деел­лык “ШКМ” мәктәбен оеш­тыра, укыту-тәрбия эш­ләрен җайга сала, ә инде 5 елдан соң туган авылына әйлә­неп кайта, башлангыч мәктәп мөдире һәм укытучысы булып гомеренең азагына кадәр эшли. 1969 елда ул бакыйлыкка күчте.

 


Бертуган абыйсы Казан дәүләт педагогия институты профессоры, педагогия фән­нәре академиясенең татарлардан беренче әгъза-мөх­бире Мөхәммәт Фазлуллин киңәше белән әтиебез Әрә-Тугай авылы тарихын язды. Бертуган энем Ил­гизәр Фазлуллин, аны әдәби яктан эшкәртеп һәм редак­цияләп, шул тарихтан “Без кара тактадан ничек файдалана башладык” дигән өзек­не 1977 елда “Совет мәктә­бе” журналының 11 нче санында бастырып чыгарды. Танылган журналист, күп санлы җырлар авторы буларак, ул үзенең “Әти сүзе” дигән шигыре белән дә безне шатландырган иде.


Шуны әйтәсем килә: башыннан сугыш михнәтләрен кичергән буын кешеләренең күбесе тыныч кына картаерга күнекмәгән. Менә мин дә бүгенге имин таңнар белән илһамланып, шигырьләр, җыр­лар, истәлекләр иҗат итәм, ерактагы яшьлек дусларым белән хатлар алышып, хәбәрләшеп яшим. Моннан берничә ел элек “Мин картайдым, димәгез” дип исем­лән­гән шигырьләр, истәлек­ләр җыентыгым басылып чык­ты.


“...Хәзер дә әле авылда берәр яңалык булса, вакый­ганың иң түрендә Әминә апа булыр. Инде күптән лаеклы ялда булса да, аның яшь булып калуына искитәрлек. Гомер буе авылдашлары бе­лән мәш килеп аралашып яшәгән Әминә апаның һәр­кемгә әй­тер сүзе бар. Яшь­ләрнең генә түгел, өлкәннәр дә аның сү­зен, төпле киңәш­ләрен ише­тәселәре килә. Яңа мәчет ачы­ламы, изге чиш­мәне яңар­­талармы, яшь­­ләр өйлә­нешәме­, бала дөньяга аваз саламы – бу тантаналарны Әминә ападан башка күз алдына хәтта китереп тә булмый. Һәм һәрбер чыгышын ул шигъри бәйләмгә салып үрә”, – дип язган укучыларым китапның кереш сүзендә.


“Остазым Әминә апа” дип эндәшүчеләр арасында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Урта Шөн авылында яшәүче халык мәга­ри­фе отличнигы, әдәбият, иҗат бе­лән бик якыннан кызыксынып торучы Дамира ханым Әмир­­ха­нова да бар. Ул – Иб­раһим абыйның кызы. “Әми­нә апа­ның, – дип язган иде ул бер язмасында, – туган ягы­быз­ның матур табигате ту­рын­дагы шигырьләре балачагыма алып кайтты, иҗат­тагы акыллы киңәшләре яшь­ләрне матур итеп яши бе­лер­гә, өлкәннәрне узган гомер бе­лән горурланырга өй­рәтә...“


Әминә Фазлуллина.
Яшел Үзән районы, Айдар авылы

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: