Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Үги ана яфрагын җыеп калыгыз

Җәй җитү белән халык медицинасын кулланырга яратучылар күпләп файдалы үләннәр җыеп калырга ашыга.

Аяк астында үскән үләннәрнең никадәр файдалы икәнен күпвакыт белеп тә бетермибез. Ә кайберләрен белеп тә дөрес кулланмыйбыз. Сүзебез үги ана яфрагы турында. Әлеге үлән бик күп авыруларны җиңәргә булыша, күпләр исә салкын тигән вакытта аның файдасын күрәләр. Берничә рецептны сезгә дә язабыз:

1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200 мл су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Көнгә 4-6 тапкыр, 1-2 аш кашыгы эчәргә.

2. Томау төшкәндә яңа җыелган үләннең суын борынга берничә тамчы тамызырга.

3. Монысы инде күбрәк кызлар колагына: үги ана яфрагы һәм кычыткан белән ясалган төнәтмә (икесе дә бертигез күләмдә) чәчләрне ныгыта, кавыктан коткара. Әмма бу үләнне кулланганда шуны белеп торыгыз: үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне 2 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник бавыр авыруы булганнарга кулланырга ярамый.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/gi-ana-yafragyn-yep-kalygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев