Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Түбән Кама шәһәрендә Татарстан журналистларының өченче фестивале тәмамланды

Әлеге фестивальдә «Татмедиа» ААҖ кергән 17 филиал һәм шулай ук Татарстан Республикасында эшләп килүче телевидение студияләре һәм аерым телевидение программалары катнашты.Барысы 160 журналист әлеге фестиваль-конкурста үзләренең материалларын җибәргәннәр иде.

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе фестивальдән зур җиңүләр белән кайтты.

Безнең "Мәктәп ТВ" тапшыруы, телевидение дикторы Райлә Галәвина "Иң яхшы алып баручы" номинацииясендә дипломга һәм Татарстан журналистлар союзының махсус бүләгенә инженерыбыз Рөстәм Хәлилов лаек булды.

Җиңүләребезнең коллективка китергән матур мизгелләре безне сөендерә һәм бу көннәрдә безнең коллектив котлаулар кабул итә, барыгызга да бик зур рәхмәт!

Киләчәктә дә мондый конкурс-фестивальләрдә безнең журналистларыбыз яңадан-яңа җиңүләр яуласын иде.Без тырышып эшлибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев