11 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан урманчыларга бүләкләр тапшырылды
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов урманчыларны бәйрәм белән тәбрикләде.
-
Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр узу өчен медицина оешмаларына китерү
«Демография» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр узу өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
-
11 сентябрьгә һава торышы
Дүшәмбе, 11 сентябрьдә, көндез һәм төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак.
-
«Яшьлек җырлары» фольклор утырмалары
Урта Нырты авыл клубы мөдире «Яшьлек җырлары» дип исемләнгән фольклор утырышны оештырды.
-
Түбән Кама шәһәрендә Татарстан журналистларының өченче фестивале тәмамланды
Әлеге фестивальдә «Татмедиа» ААҖ кергән 17 филиал һәм шулай ук Татарстан Республикасында эшләп килүче телевидение студияләре һәм аерым телевидение программалары катнашты.Барысы 160 журналист әлеге фестиваль-конкурста үзләренең материалларын җибәргәннәр иде.
-
Олы Арташ авылында яшәүче Зарипова Халисә Хабибрахман кызына 90 яшь тулды
Аны Арташ авыл җирлеге, район үзәк шифаханәсе һәм районыбызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләде.