Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Төп “тукталыш” – Хельсинки

Америка Президенты Дональд Трамп чибәрләр­дән-чибәр хатыны Мелания белән инде менә бер атна дәвамында Европа буйлап йөри. Сәфәр Бельгиядә башланып, Бөекбритания­дә дәвам итте һәм менә хәзер Финляндиядә тәмам­ланды. Белгечләр әйтүенчә, нейтраль территориядә – Хельсинкида Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу АКШның 45 нче президентының атналык сәфәрендә төп “тукталыш”ка әйләнде.

Бельгия башкаласында үткән НАТО саммитында Көн­чыгыш Европа илләре вәкил­л­әре Трампны бары тик күрүгә генә иреште. Күрүгә генә дим, чөнки Трамп алар белән сөйләшеп тә тормады. АКШ Президенты хәтта НАТО җитәкчелегенең Грузияне блок әгъзасы итеп алу турында белдерүен дә кире какты.  Трампның иң элек сәясәтче буларак түгел, ә бизнесмен буларак эш итүе  нәтиҗәсе бу. Чөнки ул геосәясәт уеннарында либераль идеяләргә һәм демократиягә түгел, ә акча һәм сәүдәгә өстенлек бирә. Брюссельдә саммит башланганчы ук Европага Амери­каның НАТО счетлары буенча түләргә кирәклеге аңлашыл­ды. Ни өчен? Янәсе, АКШ Европаны шул НАТО белән “руслар янавы”ннан саклый, ә алар... Мәскәү белән татуланыша башлады. Шулай икән, түләгез алайса, дип, мәсьәлә­не кабыргасы белән куйды. Гомумән, бу юлы Трампның Европадагы партнерлары алдында үз-үзен тотышы туксанынчы еллар башларында Россия бандитлары-бизнес­мен­нарыныкына охшап калды. Ул, күп уйлап тормастан, саммит мөнбәреннән НАТО әгъзала­рының оешманың гомуми “казан”ына еллык финанс кертемнәрен тулай эчке продуктның 2дән 4 процентына кадәр җиткерү теләген белдерде. НАТО әгъзалары бу саннан шок халәтендә калды. Шуннан соң инде, ике процентны тизрәк түләгез, дип тегеләрне күндереп мата­шуның да кирәге калмады.

 
Америка Президентының Брюссельдә әнә шулай бандитларча кылануы төп вакыйга булды, дисәк, ялгышырбыз, мөгаен. Эш шунда: Европа лидерлары Брюссель­дәге саммитны, әйтик, альянска ыргылучы Грузия һәм Украина проблемасы белән бәйле геосәяси бурычларны хәл кылу мөмкинлеге кебек көтте. Тик ни гаҗәп: Трамп әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуны кирәк дип тә тапмады. НАТО әгъзалары түгелсез, шуңа күрә сезгә әле еллык кер­тем түләү мәсьәләсе ка­гыл­мый, дип, тегеләрне утырышлар залыннан куып ук чыгарды.

 
Аның каравы, Трампның Брюссельдә чынында нинди мәсьәләне хәл кылырга кил­гәнлеге аңлашылды. Озак­ламый Европага “Төньяк ташкын-2” аша агылачак Россия газы мәсьәләсе! Америка өчен иң куркынычы “Төньяк ташкын”ның икенче тармагы файдалануга тапшырылгач башланып китәргә мөмкин. Ник дигәндә, бу очракта американнар бизнесы сыекландырылган газны Европа базарына күпләп чыгару хыялы белән хушлашачак. Европага танкерларда китерелә торган Кушма Штатлар ягулыгы Рос­сиянекенә караганда кимен­дә бер ярым тапкыр кыйм­мәтрәк. Димәк, әлеге базарда АКШ Россиягә көндәш була алмый. Әлбәттә инде, Герм­а­ниягә дә бу хакта аңлатып торасы юк. Трамп, беренче чиратта, нәкъ менә шушы илне тәнкыйтьләде дә инде. Рос­сиядән сакланасыгыз килә, шул ук вакытта аңа газ һәм нефть өчен миллиардларча доллар түлисез, дип. Әмма АКШ Президенты бу мәсьә­ләдә гаҗәеп ныклык күрсәт­кән немецларны сындыра алмастыр, мөгаен. Чөнки алар да акчаны саный белә.  Җит­мәсә әле бу очракта бик зур сумма турында сүз бара. Аны НАТО “общагы”на 2, хәтта 4 процент түләү белән дә чагыштырып булмый. Кыскасы, Сэм абый саммитта барысын да туздырып, Англия тарафына юл тоткач, немецлар да, французлар да җиңел сулап куйды.
 
Америка Президенты Британия җи­ренә аяк басуга ук The Sun газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Тереза Мэйга тәнкыйть уклары очырды. “Мэй ханымга Европа берлегеннән ничек чыгарга өйрәттем, югыйсә, ә ул, тыңламады. Хәзер инде үзенә үпкәләсен”, – дип. Янәсе, мондый йомшак Брекзит (бу план буенча Бөек­британия Европа берлеге белән ирекле сәүдә зонасында калырга тиеш) бернинди дә махсус сәүдә килешүе турында сүз була алмый. Шул ук вакытта ул каты Брекзит тарафдары – Борис Джонсонны (Мэй планы Бөекбританияне Европа берлеге колония­сенә әйләндерә, дип белдереп, тышкы эшләр министры вазифасыннан китте): “Менә дигән Премьер була алыр иде”, – дип үтереп мактады. Әмма ни гаҗәп: сөйлә­шүләрдә барысы да чын союзник­ларча, бик тыныч үтте. Чөнки Трампка да, Мэйга да, бердәмлекне күрсәтү кирәк иде. Гәрчә чын бердәмлек булмаса да.

 
Ә менә кичә, ниһаять, Хельсинкида президент сараеның Готика залында Дональд Трамп Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.  Тарихи очрашуга ул инде иртән үк килеп, твиттердагы сәхифәсенә: “АКШның күп елларга сузылган юләрлеге һәм ахмаклыгы аркасында, Россия белән мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә начарайды”, – дип язып куйды. РФ Президенты исә, көттергән кунак кадерлерәк була, дипме, яки башка сәбәптәнме, ярты сәгатькә соңарды. Трамп иң элек Путинны футбол буенча дөнья чемпионатының искиткеч дәрәҗәдә яхшы уздырылуы уңаеннан котлады. Моңа кадәр аның  твиттерда да дөнья чемпионнары – француз футболчыларын гына түгел, Россия һәм Путинны да иң яхшы чемпионатларның берсен уздыруы белән котлавын искә төшерик. Ни генә булмасын, ике дәүләт өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен бик мөһим адым бу. Чөнки Җир шарындагы тышкы сәяси һәм тышкы икътисади вәзгыятьне билгеләүче илләр җитәкчеләре очрашты бит.

 

Фото һәм чыганак: http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев