17 июль 2018 яңалыклары
-
Римма Никитина: Эстрадада артистлар берсен-берсе ашарга гына тора
Римманы туй алдыннан дүрт ел ярым йөргән егете ташлаган. Алар сентябрь аенда Дубайга барып язылышырга тиеш булганнар. Егет кеше булачак хатынының иҗатын яратмаган. "Җырлавың сиңа бер вакытта да зур акчалар китермәячәк", - дигән ул. Римма аңа Бузова кебек җавап кайтарды.
-
Казанда Якутия кешесенең 100 млн сумлык бриллиантларын урлаганнар
«Сэвэн Даймондс» компаниясе вәкиле Якутиядән Казанга «Казан ярминкәсе» кысаларында уздырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашырга килгән булган.
-
Урта Ныртыда “Авыл көне”
14 июль конне Урта Нырты(Чиратнай) авылында шаулап гөрләп “Авыл көне” үтте.
-
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Иртәгә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.
-
Татарстан парк һәм скверларын яңартуга 602 миллион сум акча тотылачак
Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.
-
Татарстанның илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды
Җиңүчеләрне, документларны тикшергәннән соң, махсус комиссия билгеләде.
-
Питрәчтә өченче тапкыр Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале үткәрелә
Чараны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Питрәч районы Башкарма комитеты үткәрә.
-
Саба җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче лагерь балалары асфальтка рәсем ясыйлар
.
-
Татарстанда иң аз хезмәт хакын кемнәр ала?
Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Рөстәм Вәлиуллов агымдагы елның беренче кварталында республикадагы уртача хезмәт хакы 33 мең сум тирәсе тәшкил итә дип белдерде
-
Төп “тукталыш” – Хельсинки
Америка Президенты Дональд Трамп чибәрләрдән-чибәр хатыны Мелания белән инде менә бер атна дәвамында Европа буйлап йөри. Сәфәр Бельгиядә башланып, Бөекбританиядә дәвам итте һәм менә хәзер Финляндиядә тәмамланды. Белгечләр әйтүенчә, нейтраль территориядә – Хельсинкида Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу АКШның 45 нче президентының атналык сәфәрендә төп “тукталыш”ка әйләнде.
-
Теләче районының Җәнәй авылында Авыл җыенында халык күп булды
Иң башта балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылса, аннан соң өлкәннәр төрле ярышларда үзләрен сынады.
-
«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»
Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза. Күптән түгел Яңа татар бистәсе зиратында, Хәния Фәрхигә таш куелды. Дөрес, әлегә аның рәсми ачылышы булмады. Әлеге вакыйга җырчының үлгән көне – 27 июльгә билгеләнгән. Әмма кызының каберендә Хәния ханымның әнисе Фәния апа, бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина һәм башка туганнары булып китте.