Тәнебезнең ярдәм сораган 5 билгесе
Үз-үзеңне даими тикшереп тору җитди авыруларны башлангыч чорда ачыклау өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Ләкин, кызганычка, күпләребез нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәклеген белми. Органимздагы үзгәрешләрнең кайсысы табибка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп булуын да аңламый. Ә тәнебез киләчәк авыру турында үзе үк кисәтә бит.
Авырлык үзгәрү
Бер сәбәпсезгә авырлык арту яки ябыгу кайбер органнарның начар эшләве хакында кисәтә. Мәсәлән, калкансыман биз яки гормоннар эшчәнлеге бозылу хакында. Шулай ук авырлык арту йокы җитмәү белән бәйле булырга мөмкин. Ә менә бер сәбәпсезгә кисәк кенә ябыгу онкологик авырулар хакында сөйләргә мөмкин.
Күгәргән урыннар
Беркая да бәрелмәгәнегезне яхшы беләсез, ә тәнегездә күгәргән урыннар бар. Һәм алар даими рәвештә әле монда, әле тегендә чыгып тора. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Күгәрекләр кан тамырлары белән проблемадан чыгарга мөмкин. Шулай ук канның начар оешуы яки С витамины җитмәү билгесе дә.
Шешенү
Битегез, күз астыгыз шешенә икән организм бөерегезнең начар эшләве хакында кисәтә. Аяклар шешү – йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле. Веналардагы авырулар – аякның берсе генә шешенүгә сәбәпче.
Телдә куныклар (налёт) булу
Телдәге калын куныклар, бигрәк тә тел төбе тирәсендә яргаланып торса, ашказаны-эчәк тракты авырулары башлану билгесе. Әгәр дә кунык сары төстә һәм авызда әче тәм бар икән, организм бавыр яки үт куыгындагы проблемалар хакында хәбәр итә. Ә менә соры-сары кунык – организмның сусызлануы, эчәкләр эшчәнлеге начараюы хакында сигнал. Барлык очракта да табиб-гастроэнтерологка консультациягә бару комачау итмәс.
Тырнаклар төсе
Барыбыз да беләбез: тырнаклар – сәламәтлек торышы индикаторы. Тырнак очларында сары, кызгылт көрән яки кара таплар гөмбә авырулары барлыгы хакында сөйли. Витаминнар җитмәвен организм тырнак пластинасын үзгәртеп белгертергә тырыша. Ул катламнарга бүленсә, анда ак таплар булса, яки батынкыланып торса – ревматизм авыруы сәбәпче булырга мөмкин.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев