10 декабрь 2018 яңалыклары
-
Хуш исле икмәк (рецепт)
Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан икмәк рецептын тәкъдим итәбез.
-
Татарстанда быел 200 миллион сумга 14 балалар лагере ремонтланган
Республиканың ундүрт шәһәр һәм районындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт үткәрелгән.
-
Саба бию коллективларының «Созвездие - Йолдызлык» директоры Туманов Дмитрий Александрович белән очрашуы
8 нче декабрь көнне Хөснулла Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Яшьлек» һәм «Асылташ» бию коллективлары «Созвездие - Йолдызлык» директоры Туманов Дмитрий Александрович белән очрашты.
-
“Ире малай кирәк миңа дип өстәл төеп кычкырды. Кыз тапсаң кайтып керәсе дә булма диде”
-Бите күзе буйлап агып төшкән куе кан тамчыларын сөртә- сөртә урамга атылды Җәүһәр. Гомер буе әчсә дә мондый кансызлыгын беренче мәртәбә әшләве иде иренең. Каршысына китереп куйган кайнар ашны тәликәсе белән атып бәрде. Ватык кыйпылчыклар чәчрәп хатынның кашын ярып төшерде. «Мине агуклап үтереп нишләмәкче буласың свулыч», диеп ярсып сугып жибәрде. Җәүһәр шок хәлендә калды. Олы малайлары армиягә киткәнне саклап кына торган диярсең. Яклаучысыз калган хатынның чарасызлыктан башына үз-үземә кул салыйммы әллә, туйдым бу исеректән дигән уй чагылып китте. Кече малае Әнвәрнең мәчет почмагыннан чыгып укудан кайтып килеше. Ай ходаем балаларым хакына сабырлыклар бирсәңче тәңрем, дип үз алдына сөйләнә-сөйләнә малай каршысына китте.
-
Ябыгу буенча диетолог киңәшләре
“Теләсә кайсы диета эшли һәм теләсә кайсы диета эшләми”, ди диетолог Элина Борханова. Ябыгу өчен ул каллорийларны санап торырга куша.
-
Азат Абитов: “Ул мине ташлады. Йөрәгемә берәүне дә якын җибәрәсем килми”
Озын буйлы, матур тавышлы яшь җырчы, Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылы егете Азат Абитов — Ваһапов фестивале аша күпләргә таныш егет тыйнак кына, әмма ныклы адымнар белән эстрада түренә атлый.
-
Әби-бабайларны ничек гаиләгә тәрбиягә алырга?
Кемнәргә ялгыз әби-бабайларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга рөхсәт ителә? Өлкән кешене караган өчен айлык түләүләр күпме? Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны гаиләгә урнаштыру проектын тормышка ашыру барышы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле сөйләде.
-
Белгечләр Яңа ел чыршысын сайлау өчен киңәшләр бирде
Нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.
-
Тәнебезнең ярдәм сораган 5 билгесе
Үз-үзеңне даими тикшереп тору җитди авыруларны башлангыч чорда ачыклау өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Ләкин, кызганычка, күпләребез нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәклеген белми. Органимздагы үзгәрешләрнең кайсысы табибка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп булуын да аңламый. Ә тәнебез киләчәк авыру турында үзе үк кисәтә бит.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «Хрустальное сердце мира» Халыкара фестиваль-конкурсы призерлары
8 нче декабрь көнне Казан шәһәренең Полимер мәдәният сараенда, ел саен үткәрелә торган, «Хрустальное сердце мира» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы үтте. Бәйге, илнең төрле почмакларында яшәүче, балаларны сәнгать ярдәмендә берләштерү, дөньяның төрле илләренең мәдәни традицияләрен саклау; милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү; мәдәният өлкәсендә иң талантлы яшьләрне һәм балаларны ачыклау һәр яктан ярдәм күрсәтү; коллектилар җитәкчеләре һәм укытучылары арасында тәҗрибә алмашу, һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан чыгып үткәрелде. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: