Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әткәйне эзләгәндә (Зәмирә Сәмигуллина)

– Мөхәммәтдин абый, туктат әле машинаңны. Шушы урамда яшәргә тиеш минем әти. Никтер күңелем үрсәләнә, йөрәк тә нидер сиздерә...

Җәмиләнең үтенечен тыңлап, “Москвич”ын акрынайта төште юлдашы. Уңайлырак урын карап, юл читенәрәк машинасын урнаштырды. Юлдан илле метр тирәсе эчтәрәк йортлар тезелеп киткән. Барысы да акшарланган. Һәр тәрәзә төбендә кып-кызыл яраннар чәчәк атып утыра. Яхшылап карасаң ак, алсу төстәгеләре дә бар икән. Әмма акшарлы дивары, зәңгәр кәрнизле тәрәздә җете кызыл яраннар ныграк балкый. Берничә йортның капка төбендәге эскәмиядә ир-атлар гәпләшә. Сәгать тә кичкә авышып килә шул. Көне буена кемдә нинди яңалык бар, илдә ниләр бара, шуны уртаклашалар, мөгаен.

– Син, Җәмилә, машинада гына утырып тор. Кая, фотосурәтеңне бир, мин башта бабайлар янына барып, үзем сораштырып килим. Дөнья хәлен белеп булмый, ул еллардан соң кеше тормышыннан ни генә үтмәгәндер, – дип сөйләнә-сөйләнә Мөхәммәтдин чалбар балагына кунган авыл тузанын какты.

Җәмиләнең йөзләре агарып килде, күз читләре тартышып, куллары калтырады. Дулкынланудан кибеп, бер-берсенә ябышкан иреннәрен чак аерып:

– Мөхәммәтдин абый..., – дип бер кулындагы фотосурәткә, бер яшел эскәмияле капка төбендә ялгызы утырган кечкенә ак сакаллы ир-атка, бер юлдашының күзенә карады.

– Әнә бит, әнә бит минем әти, – дип шул капка төбенә ыргылды. Аллаһ үзе юлны ачкан диярсең, мондый туры килү киноларда гына була торгандыр. Илле яшенә җитеп килүче хатын абына-сөртенә беренче тапкыр әтисен күрергә йөгерде.

– Әти, синме бу, әти, – диде яшь тулы күзләрен чак ачып.

Ак сакаллы бабай эскәмиясендә ни утырып калырга, ни торып басарга белмәде. Кулыннан таягы төшеп китте. Урамда муллыктан сыгылып төшкән йөзем куаклары, тагын әллә нинди матурлыклар да күзгә күренмәде гомер буе эзләгәнне тапкан бәхетле мизгелдә.

– Балам, синме бу? Ничек таптың? Кайлардан килеп чыгасы иттең? Бу арада күңелем нидер сизенгән иде шул. Шушы яшемә кадәр үлмәенчә сине генә көтеп яшәдем, балакаем. Әтиең көтә алмады шул, соңгы вакытта саулыгы тагын да начарланган иде. Сагыну да сынагандыр инде үзен.

Хатынның каршысында фотодан гына күреп белгән әтисе Аймуратка су тамчысыдай охшаган бабасы Байбулат басып тора иде.

– Ничек, гомеремдә бер тапкыр да әтине күрә алмый калдым мени? Ничә еллар буе тырыштым-тырмаштым бит мин әтине күрер өчен һәм менә килдем.. ә ул юк. Их, син язмыш, бер тапкыр булса да мин синең кызың, мин сине нинди булса да яраттым диясем килгән иде...

***

Ташкенттан Җомабикәләр кайткан. Иренең туганнары Аймурат белән Байнар өйләнергә кыз эзлиләр икән. Татар кызларын үз итәләр. Авылныкылар тыйнак, сабыр, чибәрлекләре белән яраттыра беләләр дә инде алар. Берсенә югары оч Мәликәне димләгәннәр, ди. Кыз да китәргә ризалыгын биргән. Ишле гаиләдә үскән Мәликә, бер булса да урнаша торыйм дигәндер инде. Егетнең икесе дә ошатканнар кызны ошатуын. Ике кичкә генә кайткан кунак егетләрнең берсенең дә кыз белән капка төбендә йолдыз санарга вакыты булмаган. Илленче елларда авыл яшьләре кичке уеннарга – тау итәкләренә чыгып, җырлап-биеп, күңел ачкан. Кунак егетләре дә кичке уеннан соң икенче көнне үк, кызын алып туган якларына кайтып киткән. Аймурат төскә-биткә әлләни күзгә бәрелә торган түгел, өстәвенә уң як битендә кызамыктан калган җөйләре дә бар.

Мәликә үзе тәгаен генә кайсысына кияүгә барасын белмәсә дә, ул якларда авылдашлары да яшәгәч, күреп булса да кайтырмын, дип иярә. Мәликәне бик ошатып, яратып кабул итә егетләрнең әти-әниләре. Һәм Аймурат белән икесенә никах укуны да озакка сузмыйлар. Шулай итеп, яңа, яшь гаилә төзелә. Әмма Мәликәнең егеткә күңеле ятмый. Яшьлек ялгышымы, авыл баласының күндәмлегеме яратмаса да никахта риза түгеллеген әйтә алмаган. Әмма ире бик яратып, хөрмәтләп яши аны. Балабыз булгач, бәлки мәхәббәте артыр, дип уйлый Аймурат. Бер елдан соң кызлары Җәмилә туа. Тормыш көйле, җитешле барса да, яратмаган ир белән яшәү ошамый Мәликәгә, кызын алып туган якларына кайтып килергә уйлый. Кунакка гына дисә дә, уенда бу якларга башка килмәскә ният кылып кайта. Туган йортына кайтып төшү белән иренә телеграмма суга. “Бала юлда үлде. Мин кире сезгә кайтмыйм, кайтып йөрмәгез”. Аймурат хатынның үзен яратып яшәмәвен аңлый, шуңа микән, бу хәбәрне алгач та, кире Мәликә артыннан кайтмый.

Мәликә ике яшьлек кызын әти-әнисе йортында калдырып, Пермь якларына кияүгә чыгып китә. Ташкент белән элемтә өзелә. Нәни кызчыкны җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый үстерәләр. Әмма авыл җирендә иркәләнеп кенә утырырга җай юк. Каз-үрдәк саклыйсы, чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыйсы, кырга борчак, печән әйләндерергә йөрисе. Ул елларда син олы, мин кече, дигән нәрсә юк. Кем, ничек булдыра ала, кырдамы, йорттамы, барысын да эшлисе. Алты-җиде яшьләр тулганда, иптәш кызларының әтиле үсүен күреп, кыз әби-бабасыннан, әти сорый башлый. Әти диясе, әтинең көчле кулларын җитәкләп урамнан узасы килә. Их, кайда икән минем әти? Кем икән ул? Ник мин әти-әни белән яшәмим икән? Кунакка кайткач үзләреннән сорармын әле, дип уйлый нәни кызчык.

Озак та үтми, Җәмилә беренче сыйныфка барасы елның июнендә Сабан туена кайтып төшә аның әнисе. Кыз уйлавынча әти булырга тиешле кеше бер дә ошап бетми балага. Башкаларның әтиләре кебек ул аны күргәч никтер шатланмады да. Ничә еллар күрешми торгач, сагынгандыр, дип уйлаган иде. Сагынулы күрешүдән соң ул аны кулларына алып, күкләргә чөяр, кыз аңа җавап итеп чырык-чырык көләрмен, дип күз алдына китерде. Ә бу әнә ничек, кайтып керүгә чәй өстәле артына да утыртмадылар. Хатын-кызлар өйдә мәш килгәндә, бабасы белән сарай артындагы каен бүкәненә утырганнар да аракы эчерәләр. Ул шешәдәге сыеклыкның начар әйбер икәнен белсә дә, кызның әти дигән кеше янына ныграк елышасы килде. Күп әтиләр шулай: аракы эчәләр. Аракы эчү генә әтинең дәрәҗәсен төшерми бит әле ул. Никтер менә бабайдан гын оялта. Аннан соң бер дә әйтелмәгән сүз бит. Бәхеткә бабай ипи алырга өйгә кереп китте. Тәвәкәлләп карарга булды кыз. Ничек әйтергә икән? Ярый ла, әти, дигәч,тегесе яратса, бик кырыс күренә бит. Ә алай әйтүне ошатмаса? Сагындыңмы мине, мин сине бик сагындым, дияр. Озак уйларга вакыт юк, бабай чыкканчы өлгерергә кирәк.

– Әти, – диде җиде яшьлек кыз ирнең күзләренә җылы сүз көткән өметле карашлары белән. Сагыну яше белән тулган күзләрне керфекләре каплады. Гүя ап-аяз көнне каяндыр яшен камчысы килеп сукты. Ир кызчыкның ап-ак нечкә беләгеннән тотып алды да:

– Мин синең әтиең түгел, миңа башка бу сүзне әйтәсе булма, – дип озын бармакларын уйнатты.

Әле ярый бабай килеп чыкты. Ир бер ни булмагандай сүзне бакча эшләренә күчерде. Җәмилә үзен гаепле сизде. Әмма гаҗәпләнде ул бу сүзләргә. Ничек, ни өчен әтисе аңа шулай каты бәрелде. Кызның гаебе нидә? Ә бәлки... юк-юк, булуы мөмкин түгел. Әнисе янында икән, димәк, ул аның әтисе. Әллә әнидән сорап карарга микән? Бәлки ул әйтер. Анысы да теге абзый кебек ул синең әтиең түгел дисә. Якты хыяллары тагын чәлпәрәмә киләчәк бит. Ә болай әле ул кырыс булса да, билгесезлектә калдырса да, каядыр әтисе барлыгын белеп яши. Бу вакыйганы күңеленә салып куйды да, беркемгә дә әйтмәде кыз.

Үсмер чак җитте. Җәмиләне район үзәгенә милициягә чакыру кәгазе килде. Ундүрт яшьлек үсмер кыз ни дияргә дә белмәде хат ташучы чакыру кәгазен китергәч. Язуда күрсәтелгән көнне 17 августта бабасы Әхмәдиша, Галимә әбисе белән икесен ат арбасына утыртып, олы юлга чыгарды.

Тырык-тырык, тырык-тырык... ат тәгәрмәче үзенә бер моңлы көй чыгарып бара. Ә Җәмилә үз уйландыра. Борчылмый да, шатланмый да, ул билгесезлектә. Ни өчен чакыралар икән аны милициягә? Андый җиргә гадәттә ярамаган эш кылган кешеләрне генә чакыралар кебек. Әнә авылның урта урамдагы Хәйне гел алып китеп торалар. Йә исергән диләр, йә фермадан он урлаган, диләр. Әле беркөн хатыны Мәрьям апаны кыйнаганга алып киткәннәр. Болай да ябык кына ул апаның кай җиренә сугып буладыр инде? Өч көнсез дә кайтармыйлар икән, диеп сөйләштеләр. Мине нигә чакырырга мөмкиннәр, диеп юл буе уйда барды кыз.

Олы, таш юлга килеп җиткәч тә Әхмәдиша карчыгына карап:

– Ни язса да, хәерле булсын, без күрәсен кеше күрмәс, – диде. Әллә бабай да нидер белеп, әйтмичә яшереп йөри микән? Мизгел эчендә ми күзәнәкләре аша йөгереп узган уйлардан башы әйләнеп китте Җәмиләнең. Арба читенә тотынып кына калды. Аягындагы кызыл эчле, очлы башлы галошына карап кына күңеле күтәрелеп китте. Ул аларны кунакка барганда һәм чишмәгә суга барганда гына кия. Инештән ташыганда кайчакта яланаяк та чаптыра, качакта ертыгы да ярап куя. Аны кидең ни дә, кимәдең ни. Барыбер җыртык урыныннан су агып керә. Ә чишмә сукмагы – изге юл. Әбисе шулай өйрәтә.

Бабай атны куалап авылга таба борылды. Җәмилә әбисе белән юл чатында машина көтә. Тимер ат кайчан килер, билгесез. Олы юл булса да, халыкта ул елларда хәзерге кебек җиңел машиналар юк. Ярты сәгатьләп чамасы көткәч, күрше авыл ягыннан ягулык ташучы бензовоз машинасы күренде.

– Кешесе булмаса ярар иде, – дип куйды әбисе.

Бәхеткә машина йөртүче Гыйльметдин абый үзе генә булып чыкты. Бер сәгать узар-узмас килеп җиттеләр алар район үзәгенә. Кая баруларын әйткәч, эзләп җәфаланмасыннар дидеме, зур итеп милиция, дип язып куелган бина каршысына ук китереп куйды.

– Рәхим итегез, – диде мөлаем гына ханым. Ишек төбендәге кырыс йөзле дежур абзыйлардан соң бу бүлмәдәге хатын-кызны күргәч, күңеленә җылы йөгерде.

– Сине эзлиләрме инде ул, матур кыз, – диде ягымлы елмаеп.

– Белмим, нигә кемнәр эзли, – диде кыз куркуыннан пышылдап.

– Ташкенттан әтиең эзли үзеңне.

– Әтием! Нинди әти? Ник анда? Ташкент кайда ул? Безнең ул якта бер туганыбыз да юк бит.

– Әйе, менә Ташкенттан хат-хәбәр җибәргәннәр. 1960 елның 17 маенда туган Байбулатова Җәмилә Аймуратовна исемле кыз яшиме сезнең районда дип кызыксыналар.

– Байбулатова?

– Әйе.

– Җәмилә?

– Әйе.

– Аймуратовна... Мине әтием эзли?

Җәмиләнең таныклыгына шулай язылган шул. Ә ник ул Ташкентта? Ә теге вакытта әнисе белән кайткан абыйның исеме ничек иде микән? Ачулануыннан куркып исемен дә сорарга онытылган. Йөзенә сөт аклыгы чыккан Җәмилә ни дияргә дә белмәде.

Менә ни өчен чакырганнар икән аларны милициягә. Бу бүлмәдә әбисенә дә артык сораулар бирүнең урынсыз икәнлеген аңлады кыз. Байбулатов Аймуратның адресын кулларына тотып, милициянең авыр ишеген ябып чыгуга кыз әбисенең күзләренә тутырып карады.

– Әби... – диде.

Галимә апа бу сорауны күптән бик күптән көтеп яшәде оныгыннан. Менә аңлашыр сәгатьне кайчан һәм кайсы урында насыйп иткән икән Аллаһ. Җәмиләгә әнисе Мәликәнең ни рәвешле Ташкент ягына кияүгә чыгуын, аның әтисен яратмыйча качып кайтуын сөйләде.

Реклама

Калын, озын толымлы үсмер кыз үзенең ни өчен әтисез дә, әнисез дә үсүен акылы белән кабул итәргә теләсә дә, йөрәге кичермәде бугай. Әнисен дә аңларга тырыша. Үзен дә сары пошлак күрше малае Әнвәр озата башлады. Яратмый ул аны, җитмәсә шуның исемен әйтеп үчеклиләр. Әнисенең дә әтисенә кара хисләре шулай булгандыр. Ә ник алайса кызны алдаганнар? Аерылышсыннар иде, бер сүз юк. Алдамасыннар гына Җәмиләне. Кыз әтисенә кунакка барыр иде. Болай ни әнисе янында яши алмады, ни әтисе.

Уйлар өермәсеннән кайнарланып учларын йомарлап кысты кыз. Кулында әтисенең адресы язылган кәгазь дә бөтәрләнеп беткән. Чү, язулары уңа күрмәсен. Бабасы белән кайчан да бер барачак ул анда, ничек эзләп табар анан соң әнисе яшәгән йортны.

Ә болар тагын ялган булып чыкса. Үз әнисе дә алдагач, башкаларга ничек ышанырга? Юк, үпкә сакламады ул әнисенә, әтисен калдырып кайткан өчен. Әмма әтисе исән була торып та, ул бу дөньяда юк инде диюләрен йөрәге кабул итеп бетермәде. Дөнья шулай алдашулардан тора микәнни? Әле яшьлеге башланып кына килгән кызның керсез йөрәге үз якыннарының хәйләсеннән яраланырга да өлгерде.

Шул көннән башлап әтисе белән күрешүне уйлап яши башлады кыз. Бу хакта бабасына да, әбисенә дә әйтеп карады. Авылдагы ел саен була торган язгы чәчү, печән өсте, урак вакыты, бәрәңге алуны сәбәп итеп куйды өлкәннәр ерак елга чыкмауны. Аннан соң инде Җәмилә үзе укуны калдыра алмый. Кышкы каникулда алып барырлар бәлки, дип өметләнгән иде, тагын барып чыкмады. Буаз тананың бозаулар вакыты җиткән икән. Беренче генә бозаулавы булгач, гел карап, күзәтеп торырга кирәк, ди. Анысы да тапкан бозаулар вакыт. Декабрьдә, йә алар кайткач бозауларга ярамыйдыр. Әмма боларны унсигезе тулгач кына аңлады кыз. Галимә әбисе белән бабасының чәй өстәле артында гәпләшкәненнән бар да аңлашылды.

– Әхмәдиша, бигрәк үзәкләре өзгәләнә бит баланың. Ул сабый түгел бит инде хәзер. Әллә барып кайтасызмы соң Ташкент якларына.

– Син, карчык, үз акылыңдамы соң?

– Тиргәмә әле бабасы. Бала бит инде ул да, аның да җаны бар. Гомерендә бер тапкыр булса да әтисен күреп калырга тиештер. Әнә Җомабикәләр тагын кайткан. Шулар белән бергәләп чыгып китсәгез, дүрт-биш көннән әйләнеп тә кайтырсыз, Иншәаллаһ. Юлны белгән кешегә ияреп китсәң, ышанычлырак та. Мәликәнең язмышында Җомабикәнең дә катнашы бар. Гаебе булмаса да, Аймурат аларга кайтты бит.

– Карчык, артык күп сайрыйсың түгелме? Ансат кына уйлыйсың син, – диде карт сөйләменә катгый төсмер өстәп. – Ул баланы Ташкенттан кире монда кайтарырлар, дип уйлыйсыңмы син? Ул хәзер балигълык яшендә. Ике дә уйламыйча урлап калачаклар аны. Шушы кулларым белән чәчләреннән сыпырып үстергән кызымны ничек итеп чит-ят җирләргә җибәрим. Әнә кияүгә чыккач ире белән барыр. Бу турыда башка сүз булмасын. Җәмиләгә дә әйт.

Әхмәдиша картның куллары калтырап, кызыл төстәге борчаклы чынаякка салган сөтле чәе дә дә түгелеп китте. Кирәк бит, ә, аны сөртеп алырга карчыгы сузган тастымалның да чите кагылып, савыттагы тозы чәчелеп тора. Тоз чәчелүне яхшыга юрамый бу якларда халык.

Җәмилә качып тыңлап торган урыныннан песи кебек шыпырт кына шуышып чыкты да, Җомабикәләр кунакка кайта торган Гыйльметдиннәр нигезенә чаптырды. Ташкентның үзеннән кайтканнар, ди бит. Бәлки әле әтисен дә күргәннәрдер. Ике якка үреп салган толымнары шулкадәр килешә кызга. Ак җирлеккә төшкән зәңгәр борчаклы күлмәге күзләренең төсен тагын да нурлы итә. Гыйльметдин абыйларының йорты инешнең икенче ягында. Халык аның суын чыпчык коенырлык кына дисә дә, таш басмаларга басмасаң, тәпиең юешләнә. Ташларга басып торырга вакыт юк, сикереп кенә чыгарга кирәк. Их, икенче якка җайлы гына сикереп чыга алмады. Сикергән җайга янәшәдә үсеп утырган сукыр кычытканга абынып егылды. Уң аягының тез башы сыдырылып кан да саркып чыккан җитмәсә.

– Шушы вакытта кирәк бит, ә, – дип сөйләнә-сөйләнә үги ана яфрагы белән ярасын сөртте.

– Кая бара минем гүзәлем, - дигән тавышка сискәнеп куйды.

– И, Мулланур, син икәнсең. Син дә йөрисең инде кирәкмәгән чакта каршыма чыгып. Баштарак очраган булсаң күтәреп алып чыккан булыр идең. Ни өйләнмисең, кайчан алып кайтасың инде үзегезгә?

– Бәрәкалла, әле мәктәпне яңа гына бетерәсең бит. Кияүгә дә чыгасың киләмени?

– Килә шул, – диде Җәмилә кырт кисеп.

Хикмәт кияү куенына керәсе килүдә түгел. Бабасы әйтте бит: әнә кияүгә чыгар да, ире белән барыр, диде.

Егет аптырап таш басмада басып калды. Җәмилә сикереп тә торды, күздән дә югалды. Бәхеткә Гыйльметдиннәргә кайткан Ташкент кунагы капка төбендә үзе генә утыра иде. Буй-буй яшелле-кызыллы сызыклы атлас күлмәге тагын да байбичә итеп күрсәтә үзен. Башындагы елтыравыклы капрон косынкасы да затлылык өсти. Менә ни өчен Ташкент якларына кунакка баручыларга бер күлмәклек булса да ситса алып кайт инде, дип ялына икән авыл хатыннары. Мондыйны әбиләр генә киядер лә. Менә косынкасы булса ярар иде. Их, шуны ябып, кичке уенга килсәме? Бар егетнең күзе аңарда гына булачак. Әле Муллануры көнләшер дә үзеннән. Хатын-кыз бит инде, нигә килгәнен дә онытып чүпрәк-чапрак уйларына бирелде.

- Ой, җаным, тач әтиең икәнсең. Үзең белеп килдеңме? Кил әле, утыр әле яныма. Үзем һаман сезгә төшеп җитә алмыйм. Кунак кына булсаң да вакыт җитми икән ул, – дип елмайды сары тимер тешләрен балкытып Ташкент кунагы. Әтиең бүләк тә биреп җибәрде үзеңә.

- Бүләк?

- Әйе...

- Әти?

- Әйе балам, Аймурат әтиең. Ул сине ундүрт яшеңә кадәр, бу дөньяда барлыгыңны белми яшәде. Очраклы рәвештә генә аның белән бер мәҗлестә утырырга туры килде. Аймурат яшьлегендә дә безнең белән кайткач өйләнеп киткән иде бит. Күр, ник болай сөйләнеп утырам әле, безнекеләр өйдә юк, син бик вакытлы килгәнсең, әтиеңнең бүләген биреп җибәрим әле. Шыпырт кына үз кулына тапшыр дигән иде.

Алтын тешле хатын җәһәт кенә эскәмиясеннән торып, өйгә кереп китте. Җәмилә дә аңа иярде. Ничек сүз башлармын, дип борчылган иде, юкка булган. Гел үзе сөйли. Җәмилә кызыл эчле галошын баскыч төбендә салырга да өлгермәде, атлас күлмәк итәген җилфердәтеп килеп тә чыкты.

– Менә монысы үз күчтәнәчләрем, Ташкентның эрбет чикләвеге, – диеп кесәсенә ярты уч чикләвек салды. – Монысы әтиеңнән бүләк. Ул сине бик тә ярата, сагына, күрәсе килә. Үзе ерак юлга чыга алмый, саулыгы нык түгел. Бар балам, күп кеше күргәнче тыкрыктан гына йөгер өеңә.

Рәхмәтле, очкынлы күзләрен елтыратып, Җәмилә бакча артыннан гына өенә сыпырды. Кояшта кызынып ятучы песи балаларын күреп тә сөенде. “И сез бәхетлеләр, сезнең әтиегез дә, әниегез дә бар”, – диде ул пышылдап.

Әтисенең бүләге – капрон косынканы муенына бәйләп, кичке уенга чыкты Җәмилә. Дус кызлары көнләшеп, кызыгып карады. Кич егете озата кайтканда үзе сүз башлады.

- Мулланур, без кайчан өйләнешербез икән?

- Ник алай кызулыйсың Җәмилә?

- Минем бик тә, бик тә әтием белән күрешәсем килә. Бабайның әбигә әйткәнен ишеттем. Анда мине синнән башка беркем дә алып бармаячак, үзем генә барсам, имеш мине алып калачаклар. Үзем генә дә чыгып китер идем, бер дә күз күрмәгән як бит, куркыта.

Муллануры кызны кочагына ныграк кысты. Бу аның минем дә сине югалтасым килми, менә өйләнешкәч тә алып барырмын дип аңлатуы иде.

– Яме, яме, җаным, алып барырсың бит?! Тик, кайчан? Әйдә өйләнешкәнче үк, әле бит аңа ерак.

– Үз кулымнан үзем асылташны очыртырга мин юләр түгел бит.

Җәмилә мәктәптән соң техникумын тәмамлап, авылга эшкә кайтып урнашты. Егерме өч яшен тутырганда сөйгәне белән кавышты, ике балалары дөньяга килде. Ул еллар эчендә әнисе дә кунакка кайта-китә йөрде. Әмма күңелендә йөрткән якты хыялы чынга ашмады хатынның. Гаиләле булгач, ире киресенчә рөхсәт итмәде, үзе эштән бушый алмады. Теге вакытта кичке уенда әйтелгән вәгъдәләр онытылды.

***

Инде балалары үсеп буйга җиткәч, йорт-җиргә күз-колак булырлык кул арасына керә башлагач, авылдашы Мөхәммәтдин абыйсына ияреп, Ташкент якларын юл тотты хатын. Гомер буе әтисен эзләде. Эзләде, тапты, югалтты. Әткәйне эзләгәндә күңелләре мең кат яраланды, җаны әрнеде. Хәтта соңа калды.. Эзләп тапканда әтисе вафат иде инде. Әмма беркемгә дә үпкә саклап яшәми хатын. Чөнки аның олы йөрәге барысын да кичерергә күнеккән. Ярый әле бабасы Җолдыбай көткән үзен. Көткән, исән килеш көткән. Туксан сигез яше тулып, ике атна яшәгәч, беренче оныгы Җәмиләнең күреп, аның бәхиллеген алып, мәңгелеккә китте. Оныклары күп булды Җолдыбайның. Аймурат та беренче хатыны ташлап киткәч, кабат гаилә корып, җиде бала үстергәннәр. Ул җиде онык та гыйлемле, зыялы затлар булып гомер итәләр. Әмма беренче онык, сагындырып яшәгәнгә микән, бәлки бер генә күреп калгангадыр иң якыны булды Байбулат картка.

 

 

Зәмирә Сәмигуллина

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев