9 август 2018 яңалыклары
-
Татарстанда Корбан бәйрәме 21 августта булачак
2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, Корбан бәйрәме быел 21 августка туры килә.
-
Акчамы, дарумы?
Ел саен шушы вакытларда Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, журналистларны җыеп, ташламалы дарулар, социаль пакет җыелмасы яки аны акчалата алу хакында сөйли. Халык та сайлау алдында кала: акчамы, дарумы? Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз шул хакта барды. Анда Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, министр урынбасары Фәридә Яркәева бу җәһәттән республикадагы вәзгыять белән таныштырды.
-
Әткәйне эзләгәндә (Зәмирә Сәмигуллина)
– Мөхәммәтдин абый, туктат әле машинаңны. Шушы урамда яшәргә тиеш минем әти. Никтер күңелем үрсәләнә, йөрәк тә нидер сиздерә...
-
Бүген Сатыш авылында истәлек ташын урнаштыру вакыйгасы булды [фото]
Чарада җитәкчеләр, авыл зыялылары катнашты.
-
Илсөя Бәдретдинованың әтисе вафат булды
"Хуш, кадерлебез!" - дип язган Илсөя үзенең Инстаграмында. Ə бит әле күптән түгел генә шулкадәр җылы сүзләр белән аны туган көне белән котлаган иде.
-
Теләчедә “Дулкын” бассейны ачылды
“Игелеген күрергә язсын”