«Тимерхан» командасы Башкортстан Республикасыннан зур җиңү белән кайтты.
Кичә 21нче апрельдә районыбыз «Тимерхан» командасын, хоккейчы егетләребезне каршы алды. Алар Башкортстан Республикасыннан зур җиңү белән кайттылар.
Салават шәһәрендә яшь хоккейчыларның "Алтын алка" Бөтенроссия ярышлары финалы узды. Лидер исеме өчен 16 команда көч сынашты.
Саба районының 2011-2012нче елгы егетләрен туплаган "Тимерхан" командасы, тренеры Айдар Имаев дәрәҗәле икенче урынны яулады.
Үзебезнекеләрне котлыйбыз. Саба районы данын яклаган егетләребез белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев