22 апрель 2024 яңалыклары
-
Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә!
Тирә-юнебездә күзебезне иркәләүче яшеллек булмаса, аллы-гөлле чәчәкләр үсмәсә, аяз зәңгәр күгебездә моңлы кошлар сайрамаса, челтерәп саф сулы чишмәләр акмаса- яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде. Ә әйләнә-тирәлегебезне шундый хәлдә саклау-үзен хөрмәт иткән һәр кешенең изге бурычы! Халыкара Җир көне белән сезне!
-
«Дулкын» радиосында кунакта «Саба таңнары» газетасы мөхәррире Рөстәм Габдраупович Исмәгыйлов булды.
Әңгәмә барышында сүз район газетасына алдагы яртыеллыкка язылу, яңа рубрикалар, электрон челтәрләрдә эшләү турында барды.
-
Татарстанның 1000 нән артык гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән
Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин.
-
«Тимерхан» командасы Башкортстан Республикасыннан зур җиңү белән кайтты.
Кичә 21нче апрельдә районыбыз «Тимерхан» командасын, хоккейчы егетләребезне каршы алды. Алар Башкортстан Республикасыннан зур җиңү белән кайттылар.