Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теракт: Керчь шәһәреннең көллиятендә шартлау вакытында ун кеше һәлак булган

17 октябрь Кырымның Киреч шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, корбаннар саны унга җитәргә мөмкин. Хастаханәләргә 25 кеше китерелгән. Баштарак көллияттә газ шартлаган дигән хәбәрләр йөрде. Әмма соңрак Русиянең террорга каршы комитеты уку йортында билгесез шартлаткыч җайланма шартлатылган дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кремльдә террор гамәле версиясе карала, дип белдерде.

 

 

"Керчь – мой город" сайты хәбәр итүенчә, шартлау булу белән көллият янына ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар һәм Русиянең куәт көчләре килгән. Полиция уку йорты тирәсен уратып алган.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Киречкә барырга чыккан.

 

Кырымның кеше хокуклары омбудсмены Людмила Лубина яраланучлыар һәм һәлак булучыларның күбесе укучы балалар дип белдергән. Аның сүзләренчә, 10 кешенең һәлак булуы һәм 50 яраланучы турындагы хәбәрләр раслана дип яза "Интерфакс".

Русия тикшерү комитеты әлеге вакыгыйга бәйле җинаять эше ачкан.

Киреч политехник көллияте - дәүләт уку йорты, Кырымның мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.

Фото: скриншот

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев