17 октябрь 2018 яңалыклары
-
Теракт: Керчь шәһәреннең көллиятендә шартлау вакытында ун кеше һәлак булган
17 октябрь Кырымның Киреч шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.
-
«Кызымны мәктәптән институтка озату көннәрен булса да күрәсе иде...» - яман шештән газапланучы Лилия яшәү өчен көрәшә
Чир сорап килми. Яман шеш бүген өлкәннәрне генә түгел, балаларны, яшьләрне дә аяп тормый. Казанда яшәүче 29 яшьлек Лилия Нуруллина шушы мәкерле чир тозагына эләгә. Вакытында дөрес дәваланмау аркасында шеш һаман үсә. Төркия табиблары Лилиянең гомере өчен көрәшеп карарга вәгъдә биргән. Бүген, ягъни 17 октябрьгә каршы төндә Лилия әнисе һәм кызы Эльза белән шунда очты.
-
Байлар Сабасы спорткомплексында "Спорт линия" фестивале башланып китте.
Проектның максаты: сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән балалар белән тулы канлы тормыш алып баручы балаларны берләштеру, бергә туплау.
-
Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Бу Кама аша күпер кебек хыял иде
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.
-
Монополиягә каршы хезмәт белгечләре республика районнарында эшмәкәрләр белән очраша Татарстан районнарында
Монополиягә каршы хезмәт органнарының гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.
-
Төзекләндерүдән соң М7 трассасында Казаннан Чаллыга кадәр булган юлның өч өлеше ачылды
Төзекләндерү эшләре 2014 елның маенда башланып, 2018 елның октябрендә төгәлләнде.
-
Cаба юл идарәсе баш инженеры Илдус Гәрәй "Саба дулкыннары" телевидениесенә интервью бирә
.
-
Социаль челтәр: Югалган Гөлсирин Гатиятуллина табылган!
13 октябрьдә 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллина өеннән чыгып киткән җиреннән югалган иде. Ул өч көн элек Четаев урамындагы фатирыннан колледжга – Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр булмый. Әти-әниләре кайгыдан полициягә гариза язалар, редакцияләргә эзләргә ярдәм итү юлламасы белән мөрәҗәгать итәләр.
-
“Халык синоптигы”ннан фаразлар: “әбиләр чуагы” күпме дәвам итәчәк һәм кыш нинди була?
“Арбаңны – кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә” ди татар халык мәкале. Бүген урамда 14 градус эсселек булса да, “Татар-информ” хәбәрчесе “халык сипоптигы” белән... кыш турында сөйләште. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев матур, җылы көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге, беренче карның кайчан төшәчәге һәм кышның нинди булачагы хакында фаразларын җиткерде.
-
Әкияти мәхәббәтнең күңелсез ахыры
Нигерия принцы, 32 яшьлек, Габриэль Сегун Аджайи 2013 елда 50 яшьлек Вологда өлкәсендә яшәүче ханымга өйләнгән була. Төнге клубта дуслары белән ял иткәндә кисәк кенә үлеп киткән. Моңа кадәр кальян тарткан, чәй эчкән һәм биеп алырга уйлаган. Ләкин танцполга аяк басуы була, йөрәген тотып кинәт егыла.
-
Татарстанда “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды.
-
“Ак Барс” уенчысы тимераягына бәрелеп кергән алка җиңелүгә китерде
“Ак Барс” хоккей командасы Финляндиядән килгән “Йокерит”ка каршы уенда 2:3 исәбе белән җиңелде.