Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре турында кисәтә.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары алдагы ял көннәренә кар, көчле җил, буран фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
24 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар, буран көтелә. Җил көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә -7..-12 градус, аязганда -16 градуска кадәр салкын. Көндез -2..-7 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
25 ноябрьдә шулай ук болытлы һава, кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә -3..-1 градус салкын. Көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, диелгән әлеге хәбәрдә.
Фото: архив/Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев