23 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Волонтерларны сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итә
Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.
-
Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр
Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре турында кисәтә.
-
Кыш көне балык тоту - үзеңне хәрап итү?
Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар.Балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.
-
“Машина булмаса, мунча бирсеннәр иде”
Буада 1944 елның 7 октябрендә Латвиядәге Укры бистәсендә “җирләнгән” кеше яши. “Хәтер китабы”ның 298 битендә Рәшит Долговның үлеме турында мәгълүмат бар хәтта. Ә ул исән, быел 93 яшен тутырган, Буада хатыны Әминә белән чөкердәшеп яшәп ята. Без алар белән газетабызның “кайнар линия”се аша таныштык.
-
Ашау өчен эшлисезме, эшләү өчен ашыйсызмы?
Халыкның 30 проценты чамасы эшләгән акчасының яртысын диярлек ризык алуга тота. Rabota.ru порталы уздырган сораштыруда әнә шундый нәтиҗә ачыкланган. Ризык алганда акчаны кысыбрак тотарга туры килгәне бармы, дигән сорауга респондентларның 91 проценты уңай җавап биргән. Акча җитми башласа, халык балык, шикәр, кондитер ризыклары, җиләк-җимешне азрак ала башлый икән. Ә сез ашау өчен эшлисезме, әллә эшләү өчен ашыйсызмы?
-
Казанда яшәүчеләр зарлангач, тротуардагы автомобильләрне эвакуатор алып киткән
Күп катлы йортта яшәүчеләр азык-төлек кибете янында торган автомобильләргә, шулар аркасында узып йөрү кыен булуга зарланган.
-
"Мин әлеге бәхетсезлегемне кайнанамнан күрдем"
Кайнана-килен мөнәсәбәтләре турында күп язалар, күп сөйлиләр. Кайбер яшь хатыннарның кайнаналары хакында сүз чыкса йөзләрен сытып, ямьсез итеп сөйләнүләрен ишетеп шаккатасың. Кайвакыт мондыйларны ярты сүздән бүлдереп: “Соң, чибәр, укымышлы, умырып акча эшли торган, алма кебек балаларыңның атасын сиңа шул син әйткән “үзе котсыз, шапшак, мыжгак хатын” табып, үстереп, тәрбияләп биргән түгелме соң?!
-
Азат Абитов: "Исемем дә, гәүдәм дә Рәнистән матурырак!" [+фоторепортаж]
Филармониядә #Вагаповфест йолдызлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова икенче программаларын тәкъдим иттеләр. Бу юлы концертның сценариесе «основан на реальных событиях», урысча әйтмешли.
-
“Гаиләнең бала алып кайта алмавы – эволюцион тупик, ЭКО ул – инвалидлыкка тиң”
Табиблар хатын-кызларга зур миссия йөкли. Хатын-кыз нәфис җилкәләренә төшкән мең дә бер эше өстенә, ирләренең сәламәтлеген кайгыртырга, аларны даими табибка күрсәтеп торырга тиеш. Юкса, эшләр хөрти. Ир-атлар хроник авырулар, йогышлы чирләр, баласызлык кебек проблемалар нәтиҗәсендә Кызыл китапка керергә мөмкин.
-
Байлар Сабасы район мәдәният йортының теннис залында адаптив физик культура программасы буенча Республика семинары булып узды
2018 елның 19 ноябрендә Байлар Сабасы район мәдәният йортының теннис залында адаптив физик культура программасы буенча Республика семинары булып узды". Семинарны РДЮСАШ ДБО директоры , Россиянең атказанган тренеры Сафиуллина Фәридә Идрис кызы, ДЮСШ, Олимп " директоры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, 2018 елда Россиянең спорт мәктәбенең иң яхшы директоры Хисамов Рифат Револевич ачып җибәрде.