Татарстанда йомырканың дистәсе 130 сумнан артты
Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 декабрьдә, йомырка янә иң нык кыйммәтләнгән продукт булды. Аның дистәсе, 5,7 процентка артып, 130,4 сумга җитте.
Помидор 5,37 процентка кыйммәтләнде, хәзер аның бер килограммы 196,1 сум тора. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.
Моннан тыш, кыяр – 3,65 (бер килограммы – 175,41 сум), бәрәңге – 2,78 (22,9 сум), сарык ите – 1,46 (651,87 сум), ярымысланган колбаса 1,47 процентка (569,89 сум) кыйммәтләнде.
Шул ук вакытта, кайбер продуктларның бәясе төште. Әйтик, кишер – 2,37, пешкән колбаса, эремчек, тоз һәм тары ярмасы 2 процентка арзанайды.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-iomyrkanyn-distase-130-sumnan-artty-5881273
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев