1 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Саба район китапханәсе музей белән берлектә 2024 нче елның иң беренче көнендә үзенең якын дусларын үзәк чыршы янына чакырды
Бәйрәм әкияти тамаша белән башланып китте. Кызыклы уеннар, җыр-биюләр һәркемне балачагына алып кайтты.
-
Татарстанда йомырканың дистәсе 130 сумнан артты
Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 декабрьдә, йомырка янә иң нык кыйммәтләнгән продукт булды. Аның дистәсе, 5,7 процентка артып, 130,4 сумга җитте.
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге: Татарстанда гыйнварда кар гадәттәгедән күбрәк явачак
2024 елның гыйнвар ае Татарстанда гадәттәгечә салкын, әмма карлырак булачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразында күренә.
-
Кызыл Мишә авылында гомер кичерүче Усманова Сәбхинур Усман кызына бүген 90 яшь тулды
Сәбхинур апаны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телибез! Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле булсын!
-
Байлар Сабасында яшәүче Габдулхаева Фәвия Асадулла кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Аны бүген Саба районы социаль яклау идарәсе, Саба шәһәр җирлеге котлады.