Татарстанда яңгыр, томан һәм +5 градуска кадәр җылылык көтелә
Чәршәмбе Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә һәм бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 11 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус тәшкил итә, көндез +2..+5 градуска кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев