15 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Россиядә ана капиталын бирү тәртибе катгыйландырылды
Ата-аналар Россия гражданлыгын алганчы чит илдә туган балалары өчен ана капиталы бирү туктатыла. Бу закон проектын беренче укылышта Дәүләт Думасы кабул итте.
-
14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна эш сәфәре белән Саба районында булды
14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна эш сәфәре белән Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, «Тургай» приютында, һәм Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында булды.
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән.
-
АО «Транснефть — Прикамье» отмечено благодарностью Кабинета министров Татарстана за работу с персоналом и развитие наставничества
АО «Транснефть — Прикамье» отмечено благодарностью Кабинета министров Республики Татарстан за эффективную работу по внедрению современных технологий управления персоналом, программ адаптации и профессионального становления молодых сотрудников, развитию института наставничества.
-
Яңа Мичән авылында гомер кичерүче Садикова Сәгыйдә Шәрифулла кызына бүген 90 яшь тулды
Аны бүген Саба районы социаль яклау идарәсе, мәктәп, авыл җирлеге котлады.
-
«Саба дулкыннары» телевидениесе буген 15 ноябрь көнне «Мәктәп ТВ» тапшыруынын чираттагысын тәкьдим итә
Тапшыруда сүз Түбән Шытсу төп мәктәбе турында барачак. 17.30 минутта зәңгәр экраннар каршында көтеп калабыз.
-
Татарстанда яңгыр, томан һәм +5 градуска кадәр җылылык көтелә
Чәршәмбе Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә һәм бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минхаҗевның «Кайту» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды
Кичә Саба район мәдәният йортында Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минхаҗевның «Кайту» дип исемләнгән иҗат кичәсе гөрләп узды.