Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2024 елга производство календарен бастырып чыгарды

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үз сайтында 2024 елга производство календарен урнаштырды. Гадәттәгечә, гыйнвар аенда республика халкын иң күп бәйрәм һәм ял көннәре көтә – Яңа елның беренче аенда татарстанлылар 17 көн эшләячәк.

Республикада яшәүчеләрне февраль (23-25), март (8-10), апрель (28 апрель – 1 май), май (9-12), август (30 август – 1 сентябрь) айларында да озын яллар көтә.

Ноябрь бәйрәмнәре кыскартылган эш көне белән бүленәчәк (5 ноябрь - сишәмбегә, Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне дүшәмбе һәм чәршәмбегә туры килә).

Элегрәк Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елга бәйрәм көннәре календарен бастырып чыгарган иде. Аның нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәре 10 көн (30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр) дәвам итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xezmat-ministrlygy-2024-elga-proizvodstvo-kalendaren-bastyryp-cygardy-5878259

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев