29 октябрь 2023 яңалыклары
-
Татар Икшермәсе авылында гомер кичерүче Нәҗметдинов Фәрит Нәҗметдин улының бүген 90 яшьлек юбилее
Аны бүген Саба районы социаль яклау идарәсе, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы һәм Икшермә кадет мәктәбе котлады.
-
Татарстан Хезмәт министрлыгы 2024 елга производство календарен бастырып чыгарды
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үз сайтында 2024 елга производство календарен урнаштырды. Гадәттәгечә, гыйнвар аенда республика халкын иң күп бәйрәм һәм ял көннәре көтә – Яңа елның беренче аенда татарстанлылар 17 көн эшләячәк.
-
Бүген - октябрьнең соңгы якшәмбесендә шоферлар көне билгеләп үтелә!
Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше.