Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан спортчылары БРИКС Уеннарында 12 алтын медаль яулады.

БРИКС илләре Спорт уеннарының дүртенче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 12 – алтын, 7 – көмеш һәм 5 бронза медаль яулады. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Якшәмбе татарстанлылар күп кенә дисциплиналарда уңышлы чыгыш ясады:

Сергей Сирант ир-атлар арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта 2:0 исәбенә отты;

Евгения Косецкая хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта – 2:1, Алинә Дәүләтова белән дуэтта парлы хатын-кызлар разрядында да 2:1 исәбенә җиңде;

Никита Шлейхер ир-атлар арасында 3 метр биеклектән трамплиннан суга сикерүдә җиңү яулады;

Павел Монич Сергей Сирант белән дуэтта бадминтон буенча парлы ир-атлар разрядында көмеш медаль алды;

Артем Косов Россия җыелмасы составында ир-атлар сигезлегендә ишү спорты буенча ярышларда икенче булды;

Юлия Сохацкая хатын-кызлар арасында җиде төр ярышта җиңел атлетикада пьедесталның икенче баскычына күтәрелде;

Рамилә Вәлитова, хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүдә 6.15 метр нәтиҗә күрсәтеп, җиңел атлетика буенча бронза медаль яулады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sportcylary-briks-uennarynda-12-altyn-medal-yaulady-5889240

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев