17 июнь 2024 яңалыклары
-
Татарстан спортчылары БРИКС Уеннарында 12 алтын медаль яулады.
БРИКС илләре Спорт уеннарының дүртенче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 12 – алтын, 7 – көмеш һәм 5 бронза медаль яулады. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хәбәр итә.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүче бала VII Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Рубцова Владислава, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфина Зофаровна җитәкчелегендә VII Бөтенроссия студентлар фәнни-техник конференциясендә катнашты.
-
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 17 июне 18.00 сәгатьтән 18 июнь 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
-
Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен формалаштыру өчен иминият кертемнәре түли.
Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.