Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

СУЫКЛАРГА КАДӘР БАКЧАДА ЭШ КҮП

Кыш бик тиз җитә. Кыраулар төшкәнче, бакчаны тәртипкә китерәсе бар. Күпьеллык үсемлекләрнең (чәчәкләр, агач һәм куаклар) корыган, чирләр һәм корткычлардан зарарланган өлешләрен кисегез. Алар кышка сәламәт ботаклар белән генә керергә тиеш.

Тамырларын җылытыгыз. Мүлчә итеп торф, пычкы чүбе, кипкән яфраклар кулланырга була. Көздән утырткан суганчалы чәчәкләрне, сарымсак, суганны мүлчәләү мәҗбүри. 

Бакчада кышлаучы күп чәчәкләр суыктан курка, шуңа аларны спанбонд яки башка материал белән төреп калдырырга кирәк. Ылыс ботаклары белән дә каплыйлар, әмма ул җылыту өчен түгел, ә кар тотарга гына булыша. Роза, клематис кебек җылы яратучы чәчәкләрне дә капларга кирәк була. 

Күпьеллык үсемлекләрнең кышын өшүенә суыклар гына түгел, көздән дымга туенмавы да сәбәпче була. Шуңа җиләк-җимеш агачлары, куакларга 30 см тирәнлектә сеңәрлек итеп су сибәргә кирәк. 

Агач һәм куакларның ябалдаш астында үлән үстермәгез. Анда куркыныч чирләр китереп чыгаручы гөмбәчекләр җыелырга мөмкин. Коелган яфракларны җыеп яндырыгыз яки мочевина эремәсе сиптерегез.

vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев