15 октябрь 2018 яңалыклары
-
Идел буе федераль округы «Россия лидерлары» бәйгесенә гаризалар саны буенча икенче урында
«Россия лидерлары» бәйгесе башланганнан алып дүрт көн эчендә конкурска 50 меңнән артык гариза килгән.
-
СУЫКЛАРГА КАДӘР БАКЧАДА ЭШ КҮП
Кыш бик тиз җитә. Кыраулар төшкәнче, бакчаны тәртипкә китерәсе бар. Күпьеллык үсемлекләрнең (чәчәкләр, агач һәм куаклар) корыган, чирләр һәм корткычлардан зарарланган өлешләрен кисегез. Алар кышка сәламәт ботаклар белән генә керергә тиеш.
-
Сабалылар Республиканың «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча ярышларда катнашты
14 октябрьдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Республиканың «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча ярышлар узды.
-
Быел Татарстан приставлары алимент буенча бурычларны өч тапкыр артыграк җыйган
Алимент буенча бурычлы кешеләрнең күпчелеген 30-42 яшьлек ир-атлар тәшкил итә.
-
"Мең дә биш йөз Салават абыебыз чыкты сәхнәгә, Айдар Галимовлар да санап бетергесез"
Режиссер, хореограф Артур Хәйруллин татар җырчыларының 99 проценты бер-берсенә охшаган, ди. Ул татар эстрадасында 1500 Салават Фәтхетдинов барлыгын санап чыгарган. Ә Альберт Нурминский татарның элекке түгел, хәзерге заман җырчыларын да белми. "Алар минем өчен үрнәк түгел", - ди. Лилия Хәйруллина оештырган матбугат очрашуында татар эстрадасына бәя бирелде.
-
ИлСаф өйләнгән! (ФОТО)
Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән!
-
Татарстанда адашкан машина йөртүче туңып үлә
Фаҗига 28 – 29 сентябрь Түбән Кама районында булган. Анда 37 яшьлек ир-ат машинасы белән адашып үлә, дип яза «Вести КАМАЗа».
-
Булат Ләйсәннең шулкадәр ачылып бөтен эчендәгесен сөйләвенә шакката [фото-видео]
14 октябрь 20.30 сәгатьтә ТНВ телеканалында “Адәм белән Һава“ тапшыруында Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туып-үскән танылган алып баручы, шоумен, тамада Булат Жиһангәрәев-Бәйрәмов һәм популяр җырчы, тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан булган, Мөслим районы Олы Чакмак авылында үскән Ләйсән Гыймаева гаиләсен күрсәтәләр.