Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевлар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Хушлашу чарасында Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.
- Кичә генә аның янында хастаханәдә булдым, бер-беребезгә карашып азрак сөйләшеп утырдык. Шуннан соң мин аңладым, озак яши алмас – дип уйлап куйдым. Баш табиб белән киңәшләштем. Күңелем сизде, кичә эштән соң хастаханәгә улларым Айрат белән Радикны һәм Сәкинәнең бертуган сеңлесе Асияны чакырып китердем. Бергәләшеп кичке сәгать унга кадәр сөйләшеп утырдык. Шул рәвешле Сәкинә янына кереп “саубуллаштык”. Күзен ачмый ята иде, без янына килеп басуга акрын гына күзләрен ачты. Башын иеп “рәхмәт” – дип пышылдады. Иреннәренә карап укыдык бу сүзне, ишеттек. Шулчаклы күңелдә калды әлеге сүзләр, колагымда яңгырап тора.
Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шуның кадәр яшисең. Сәкинәнең үзеннән-үзе шулай хушлашуы яхшы булды. Ул төнне йоклап булмады, иртән кайчан шалтыратырлар һәм нәрсә әйтерләр икән дип көтеп яттым. Табибларга иртәңге якта үзем шалтыраттым, “үзгәрешләр юк, барысы да кичәге кебек”, дип әйттеләр. Ун минутта чит илдән Рөстәм Нургалиевич кайгымны уртаклашып шалтырата. Ун минут аралыгында ул әле исән булган. Президентыбызга кайгылы хәбәрне ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров хәбәр иткән. Менә шулай Сәкинә арабыздан китеп барды, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
- Сәкинәне республика халкы белә, чөнки бергә гаилә корып яши башлавыбызга 57 ел. Безнең бөтен эшебез, тормышыбыз халык күз алдында. Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Аның хакында сөйләве дә авыр, истәлекләр бик күп. Ул аш бүлмәсенә соңгы көннәренә кадәр берәүне дә кертмәде. Авырган чакта да, йөри аламы, юкмы, гел үзе ашарга әзерләп, мине эшкә озатып җибәрә иде. Андый әйберләр онытыла торган түгел.
Аның кадерен белеп, истәлеген саклап яшәү минем өчен мөһим.
Шуны да әйтәсем килә, тормышта бик күп билгеле, танылган кешеләрне соңгы юлга озаттык. Кешенең бу дөньядан китүе җомга көнгә туры килсә, Сәкинә һәрвакыт миңа: “Иии, изге кеше булган икән. Ярый әле җомга көнгә туры килде” – дип әйтә иде. Гел кабатлады шул сүзләрне, менә үзе дә җомга көнне безне ташлап китте.
Һәрберебез дә яраткан кешебезне үзебезчә бәялибез. Аллаһы Тәгалә һәркемгә бер-беребезне аңлау, бергәләп балалар тәрбияләү насыйп итсен. Калганы үзебездән тора. Гомер узган саен тормышның әһәмиятен, бәясен аңлый башлыйсың.
Шул ук вакытта барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт, аның белән фикерләштем. Сәкинәне изге җомга көнендә күмәргә хәл иттек. Кем озату чарасына килде, барыгызның алдында баш иеп рәхмәт сүзләре әйтәм.
Гомер – бер мизгел, күпме генә яшәсәк тә, аз кебек тоела. Сәкинәгә 79 яшь иде, - дип искә алды ул.
Хушлашу чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
- 1990 еллар башында Казанга килергә мәҗбүр булдык. Ул чакта Минтимер Шәрипович белән бер йортта яшәдек. Без сигезенче, алар тугызынчы катта торды. Шуннан соң кайгыбыз һәм шатлыгыбыз уртак булды, бер гаилә булып яшәдек. Сәкинә ханым чирләп киткәч тормыш иптәшем Луиза һәр көн хастаханәгә барып йөрде. Соңгы көннәргә кадәр аралашып яшәделәр. Үзенең авыр хәлен сизгән Сәкинә ханым, шуңа күрә “бу якты дөньядан җомга көнне китсәм ярар иде”, дип теләгән. Аның бу теләге чынга ашты.
Бүген республикабыз зур югалту кичерә, хөрмәткә лаек булган шәхесне соңгы юлга озатырга җыелдык. Республикабыз җитәкчелеге исеменнән Шәймиевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам. Минтимер Шәрипович, иң якын кешегез, ышанычлы дустыгыз һәм фикердәшегезне югалту әйтеп бетергесез олы кайгы. Хәзер республикабыз халкы һәм барлык милләттәшләребез сезнең белән бергә. Сәкинә ханым турындагы якты истәлекләр халык йөрәгендә мәңге сакланыр.
Мәрхүмәнең әти-әниләре чыгышы белән Питрәч районының Күн авылыннан. Соңыннан гаиләләре белән Казанга күченәләр. Сәкинә Шакир кызы мәктәпне тәмамлап, кооперация техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, Калинин районының (хәзерге Актаныш районы) Пучы авылына эшкә кайта. Булачак тормыш иптәше Минтимер белән дә шушында танышып, 1961 елның 7 июнендә гаилә коралар. Сәкинә ханым лаеклы ялга чыкканчы үз һөнәре буенча җаваплы урыннарда, зур нәтиҗәләргә ирешеп эшләде. Ул гына да түгел, Минтимер Шәриповичның уң кулы, терәге һәм җылы йорт учагын саклаучы булды. Республикабызга хезмәт итүче яхшы уллар һәм оныклар үстерделәр. Һәрвакытта да үрнәк гаилә буларак халыкны сокландырып яшәделәр, монда аның өлеше бик зур булды.
Киткәннәр безнең хәтердә яши. Сәкинә Шакир кызы аны белгән һәм яраткан кешеләр күңелендә мәрхәмәтле, ярдәмчел, көчле рухлы ханым булып мәңгелеккә кала. Сезгә һәм якыннарыгызга бу кайгылы мизгелләрдә сабырлык телим, - дип әйтте ул үзенең чыгышында.
Соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында Сәкинә Шәймиеваның бертуган сеңлесе Асия Габдрахманова да чыгыш ясады. Ул апасының кешеләрне, тормышны яратып яшәве хакында сөйләде.
- Минем апам киң күңелле, юмарт, олы йөрәкле хатын-кыз иде. Тормышны, кешеләрне яратып яшәде. Кешеләрне аермады, дәрәҗә һәм катламнарына карап бүлмәде. Кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырышты. Бөтен кешегә ярдәм итәргә теләп яшәде. Без аны барыбыз да бик нык яратабыз, туганнарын һәрвакыт кайгыртып яшәде. Үзенең күңел һәм йөрәк җылысы белән бүлешә иде. Ул һәрвакыт безнең янда булачак, без аны онытмабыз. Безнең яратуыбыз аңа ярдәм итсен, авыр туфрагы җиңел булсын. Аның өчен дога кылырбыз, - дип әйтте.
Мәрхүмәнең туганнары исеменнән Минтимер Шәймиевның бертуган сеңлесе Мәдәния Ильясова да чыгыш ясады.
- Кояштай якты, изге җанлы, мәрхәмәтле туганыбызны соңгы юлга озатабыз. Безнең өчен иң зур югалтуларның берсе. Бөтен туганнарны яратып, әти-әнине хөрмәт итеп яшәде. Кайгыларыбызны уртаклашы һәм шатлыкларыбызны куанып кабул итте. Безне дөрес юлга бастыруда зур хезмәт куйды, киңшәләре белән ярдәм итә иде. Сәкинәне беркайчан да онытмабыз, безгә кылган яхшылыклары һәрвакыт истә булыр. Абыйга Аллаһы Тәгалә зур түземлек бирсен, - диде Мәдәния Шәймиева.
- Барыбыз өчен дә зур югалту, бу кайгыга берәү дә битараф кала алмый. Минтимер Шәриповичның күңел халәтен бик тирән аңлыйбыз, чөнки Сәкинә апа белән алар бер җан булып гомер кичерделәр. Искиткеч матур яшәделәр. Аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен читтән күзәттек һәм үзебезгә чын гаилә үрнәге буларак кабул итә идек. Аллаһы Тәгалә Минтимер Шәриповичка саулык һәм сабырлык бирә күрсен. Кызганыч, бу югалтуны берничек тә кире кайтарып булмый, шуңа күрә түзәргә кирәк булачак. Сәкинә апа искиткеч матур, мәхәббәтле, гүзәл апабыз иде. Ул кешеләрдә бары тик матурлык күрә, эзли белә иде. Күңеле белән һәркөн игелек нуры таратып яшәде. Шәймиевларның гаилә бәйрәмнәрендә күп катнашырга туры килә иде һәм Сәкинә апаның күңел матурлыгына, эче чисталыгына гел сокланып кала идек. Минем хезмәтем белән даими кызыксынып торды, югыйсә, алай якын туганнар һәм якташлар да түгел идек. Минем кечкенә шатлыгыма да ул аналарча куана белә иде. Мин аңа бик зур рәхмәтле, шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән охмаҗ насыйп итсен дип сорыйм. Гаиләсенә, туганнарына сабырлык телим. Сәкинә апабыз, сез безнең күңелдә мәңге гүзәл апабыз булып сакланып калачаксыз, - диде Марат Әхмәтов.
Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша. Сәкинә ханым белән бергә эшләгән Ләлә Мөхаммәтшина бу чорларны искә алды.
- Сәкинә Шакир кызы белән беренче аралашуыбыз 1960-70 елларда башланып китте. Бер төркемдә укыдык, бергә эшләргә насыйп булды. Әлеге гүзәл зат хакында бик күп сөйләргә була, нинди яхшы күңелле кеше булуын барыбыз да яхшы белә. Бүген аның белән хушлашу бик авыр, күңел ышанмый. Минтимер Шәймиев белән алар зур тормыш юлы үтте, инсафлы балалар тәрбияләп үстерделәр. Бөтен авырлыкларны да, җиңеллекләрне дә алар бергә уздырды. Сәкинә Минтимер Шәриповичка бик зур таяныч булды, шуңа күрә аны югалту ачысы бик авыр. Гаилә тормышында гына үрнәк түгел, чын дус та була белде. Берәүгә дә әйтә алмас серләремне аңа ышанып сөйли ала идем, - диде ул.
Хушлашу чарасында Сәкинә Шакир кызының мәрхәмәтле җан булуы хакында күпләр сөйләде, ул һәркемгә ярдәм итәргә ашыккан. Аның изге гамәлләре хакында Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да сөйләде.
- Мин Сәкинә Шакир кызына һәрвакыт “кадерлем, газизем, яратканым” - дип эндәшә идем. Күңелемдә нәкъ шундый якын кеше булып сакланып калачак. Ул бик күпләр өчен үрнәк алырлык, шулкадәр чибәр һәм затлы хатын-кыз иде. Аңа өстәп киң күңелле, һәрвакыт яхшылык һәм изге гамәлләр башкарырга ашыкты. Мирный бистәсендә базар бар, анда азык-төлек белән сату итәләр. Шунда сату иткән кешеләр яныннан битараф кына узып китә алмый иде. Аларны кызганып яшелчә, җиләк-җимеш, сөт сатып алганы истә калган. Минтимер Шәрипович һәм мин хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче совет төзедек. Шул вакытта Сәкинә ханым һәрвакыт миңа шалтыратты. “Тагын ничек булышырга кирәк? Мин нәрсә эшли алам?” – дип сорый иде, - диде ул.
Татьяна Ларионова әйтүенчә, Сәкинә ханымда соклану уяткан сыйфатлар күп. Иң беренче чиратта гаиләсе өчен җан атып яшәгән ул.
- Ул оныкчыкларын өзелеп яратты. Тик “мин аларның үскәнен күрә, алар белән озак була алмам”, – дип әйтә иде. Әмма якын кешеләре өчен бик күп изгелекләр эшләп калды. Республикабыз үсеше өчен беренче Президент ярдәмендә башкарылган эшләрдә аның да өлеше зур. Аны “беренче леди” дип атаучылар булмады. Иң беренче чиратта ул яраткан тормыш иптәше һәм ана булды. Беркайчан да үзен башкалардан өстен, югары куймады. Бик тыйнак иде. “Алыштырып булмаслык кешеләр юк”, – диючеләр булыр. Дөрес түгел, чөнки Сәкинә Шакир кызын берәү белән дә алыштырып булмый, - дип сөйләде ул.
- Мәрхүмә хакында күп яхшы сүзләр әйтелде, башкача булырга мөмкин түгел. Хатын-кыз иренең кем икәнең аңласа һәм аның тормышын саклап калырга теләсә, Сәкинә ханым кебек булырга тиеш. Ул иренең кем икәнлеген аңлап яшәде. Сәнгатьне яратты, хөрмәт итте һәм аны адәм баласының тормышын яхшы якка үзгәртүче юнәлеш буларак кабул итте. Театр сәнгатен аңлавы Минтимер Шәриповичны һәрвакыт безнең янда булырга мәҗбүр итте. Без аның белән ни өчен горурландык соң? Беренчедән, чын күңелдән сөйләшә белүенә. Икенчедән, театрны яратуы өчен. Бүген чын татар хатын-кызын искә алабыз. Бернинди исемнәр һәм дәрәҗәләр чын татар хатын-кызын үзгәртә алмады. Минтимер Шәриповичка шундый хатын-кыз бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт”, - диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.
- Сәкинә Шакир кызын белмәүчеләр юктыр, бик зур югалту. Минтимер Шәриповичның, бөтен татар дөньясының кайгысын уртаклашам. Бу уртак кайгы. Шулкадәр бөек шәхес, Президент хатыны исемен йөртү җиңелләрдән булмагандыр. Сабырлыгы белән бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алган чын татар хатын-кызы, минем өчен ул үрнәк булып тора. Аның елмаю күз алдымда, аның кебек башка берәү дә елмая алмый. Якты кояш иде, җиргә нур балкып яшәде. Шундый изге көндә вафат булуы аның нинди яхшы күңелле кеше булуын әйтә. Изге булып яшәде, изге булып үлде, - диде Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина.
Чыгышлардан соң, хәзрәт мәрхүмә рухына дога кылды. Сәкинә Шакир кызын Иске Татар зиратында җирләделәр.
Нет комментариев