19 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Сәләт" яшьләр оешмасы Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен сайларга өнди
"Габдулла Тукай аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный", - диелгән оешма мөрәҗәгатендә.
-
“Сәкинә саубуллашып, рәхмәт әйтеп китте” - Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән үткәргән соңгы минутларын искә алды
Татар дөньясы кайгылы хәбәр алды, халкыбыз зур югалту кичерә. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева озакка сузылган каты авырудан соң арабыздан китте. Бүген, 16 ноябрьдә татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты. Мәрхүмә белән хушлашу Казанның “Мәрҗани” мәчетендә узды. Дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр, дин әһелләре аның рухына дога кылып, җеназа намазы укыды.
-
Саба район китапханәсендә Рифат Зарипов белән очрашу узды
Яшьләр көне уңаеннан 18 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә татар эстрадасының популяр яшь жырчысы, юмор остасы Рифат Зарипов белән очрашу үкәрелде.
-
Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит
Саба районы территориясендә 2018 елның 1-23 ноябрендә «үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит! " профилактик чарасы үткәрелә.».
-
“Фанера”га узган сынау яки “Татар кызы” бәйгесендә тамашачы ни күрде?
16 ноябрьдә, Казанда беренче тапкыр бөтендөнья “Татар кызы” бәйгесенең финалы үтте. Алдан күп тапкырлар вәгъдә ителгән милли бәйрәм күрергә килгән тамашачылар чынлыкта ни күрде соң? Хәбәрчебез репортажын тәкъдим итәбез.