Шәмәрдәндә гомер итүче Гордеева Серафима Андреевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гордеева Серафима Андреевна 1934 нче елның 11 декабрендә Кукмара районының Сәрдәүч авылында туа. Башлангыч белем ала. Озак еллар Шәмәрдән мехкомбинатында хезмәт куя. Лаеклы ялга саклык бүлегендә эшләп чыга. 1951 нче елда Иван Филлиповичка тормышка чыга һәм Шәмәрдәнгә күчеп килә. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт сөюче,киң күңелле,кайгыртучан,көләч,тормышны яратучы Серафима Андреевна бүгенге көндә онык-оныкчыкларынга куанып, кызы Александра тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
Хөрмәтле Серафима Андреевна!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез,юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын,гомернең бәрәкәтлесен,күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта,иминлектә яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп,балалар игелеге,онык-оныкчыклар куанычы күреп яшәргә язсын.
Кайгы җилләре,борчу-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.
Шәмәрдәндә гомер итүче Гордеева Серафима Андреевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Олы юбилеегыз белән котлап Саба муниципаль районы,район Советы башкарма комитеты,Шәмәрдән авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев