11 декабрь 2024 яңалыклары
-
Шәмәрдәндә гомер итүче Гордеева Серафима Андреевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гордеева Серафима Андреевна 1934 нче елның 11 декабрендә Кукмара районының Сәрдәүч авылында туа. Башлангыч белем ала. Озак еллар Шәмәрдән мехкомбинатында хезмәт куя. Лаеклы ялга саклык бүлегендә эшләп чыга. 1951 нче елда Иван Филлиповичка тормышка чыга һәм Шәмәрдәнгә күчеп килә. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт сөюче,киң күңелле,кайгыртучан,көләч,тормышны яратучы Серафима Андреевна бүгенге көндә онык-оныкчыкларынга куанып, кызы Александра тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
-
Бүген безнең «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме «Игенче» хуҗалыгында.
Бу минутларда безнең журналистларыбыз товарлыклы сөтчелек фермасында сыер савучылар белән очрашалар,